Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов: Татар тамашачысына Зифа Кадыйрова әсәре кирәк

Чаллы театрында З.Кадыйрова әсәрләре буенча куелган “Сагынырсың, мин булмам”, “Язмыш сынавы” спектакльләренә билетлар берничә ай алдан сатылып бетә.

Хәзерге көндә татар театры өчен иң популяр автор – Зифа Кадыйрова. Аның әсәрләре буенча куелган спектакльләргә билетлар берничә ай алдан сатылып бетә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов әйтте.

Чаллы театрында Зифа Кадыйрова романнары буенча куелган “Сагынырсың, мин булмам” һәм “Язмыш сынавы” мелодрамаларына билетлар берничә ай алдан сатылып бетә.

“Язмыш сынавы” ел ярым эчендә йөз тапкыр күрсәтелгән - 30 000 тамашачы дигән сүз. Бу сезонда чыгарылган “Сагынырсың, мин булмам” спектакле утыз тапкырдан артык күрсәтелгән. Театр ике спектакльне дә районнар буйлап бик актив гастрольләргә йөртә.

“Хәзер тамашачыга Зифа Кадыйрова язганнар кирәк. Тамашачы аның әсәрләре буенча куелган спектакльгә килә икән – без бу авторны куерга тиеш. Алга таба ничек буласын белмибез, әмма ул бүген татар театрына халык китерә торган автор, - ди театр директоры Рашат Фәйзрахманов. – Без Зифа Кадыйрова әсәрләре белән башка куелышлар өчен акча эшлибез”.

Апрель аенда Әлмәт татар дәүләт театры да Зифа Кадыйрова романы буенча спектакль чыгарды. “Синсез килгән язлар” мелодрамасын Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкасы буенча Лилия Әхмәтова куйган. Спектакль инде аншлаг белән алты тапкыр стационарда куелган, өч тапкыр районга чыккан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев