Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы хирургы корсакны ярмыйча гына эчәккә уникаль операция ясаган

Пациентны ике көннән соң хастаханәдән чыгарганнар, ул үзен бик яхшы хис итә.

Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Алексей Соловьев уникаль операция (лапароскопик гемиколэктомия) ясаган. Бу хакта хастаханәнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге паблигында хәбәр ителә.

Гемиколэктомия – юан эчәкнең уң яки сул яртысын кисеп ташлау белән бәйле операция ул.

Операциянең әлеге төре юан эчәктә яман шеш вакытында бик киң кулланыла. Моннан тыш, гемиколэктомияне башка авырулар вакытында да файдаланалар.

Лапароскопик гемиколэктомия ачык операциянең тиңдәше булса да, ул заманча эндоскопик җиһаз ярдәмендә, корсакны ярмыйча гына ясала.

Пациентны ике көннән соң хастаханәдән чыгарганнар, ул үзен бик яхшы хис итә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев