Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Чаллы-Бройлер» киләчәккә карый

«Энергетик» мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте коллективы тантаналы төстә 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тукай районы һәм Чаллы шәһәре өчен әлеге предприятиенең әһәмияте зур. Ул сәнәгать, икътисад һәм агросәнәгать комплексы үсешенә уңай йогынты ясый һәм хезмәт базарында лаеклы урын тота. 

«Чаллы-Бройлер» – инновацион кошчылык комплексы. Ул Россиянең әлеге юнәлештәге иң эре предприятиеләре исемлегендә. Моңа ирешү ышанычлы инвесторлар һәм партнерлар белән хезмәттәшлек, югары технологияләр кертү, сыйфатлы азык белән тәэмин итү, югары санитар-ветеринар таләпләрнең үтәлеше бәрабәренә мөмкин булды. 
Республикада җитештерелә торган бройлер итенең 65 проценты шушы компаниягә туры килә. «Чаллы Бройлер»ның елына 50 миллион кошка исәпләнгән 11 җитештерү мәйданы, иң югары технологияләргә нигезләнгән нәсел үрчетү комплексы, гомуми егәрлеге елына 69 мең йомыркага исәпләнгән 2 инкубаторы, тавык ите эшкәртү һәм колбаса эшләнмәләре җитештерү буенча аерым заводы бар. Биредә тулы җитештерү циклы гамәлдә – йомырка чыгарудан алып әзер продукцияне кибет киштәләренә озатканга чаклы. Предприятие ел саен 120 000 тонна кош ите, 290 төрле продукция – ит, субпродуктлар, ярымфабрикатлар, колбаса эшләнмәләре, деликатеслар җитештерә. 
Бүген «Чаллы Бройлер» компаниясендә эшләнгән ризыкларның сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел. Алар дөньякүләм сыйфат һәм куркынычсызлык стандартларына туры килә. Предприятиедә ел саен 12,5 мең тонна хәләл продукция чыга. Аларның төре 60тан артып китә.
Дөньякүләм җитештерү дәрәҗәсенә, икътисадый тотрыклылыкка, әлбәттә, уңган эшчеләрдән башка ирешеп булмас иде. Юбилей тантанасы барышында бүгенге һәм иртәгәсе көн проектларын тормышка ашыручы югары квалификацияле кадрлар турында җылы сүзләр әйтелде, бүләкләр тапшырылды. 
Бәйрәмдә катнашучы «Электр челтәрләре компаниясе» ачык акционерлык жәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев: «Чаллы-Бройлер уңышлы проект. Республика икътисадында ул лаеклы урын тота. Безнең команда гаять белемле һәм инициативалы белгечләрдән тора, уңышларыбызның да төп сере шунда», – дип билгеләп үтте.
Ул Тукай районы җирлегендә заманча предприятиене оештыру башында торган, проект тормышка ашсын өчен күп көч куйган җитәкче. Бәйрәм уңаеннан Илшат Шәех улына «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча «Агрокөч» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Айрат Гыйльфанов истәлекле юбилей медале тапшырды. 
Бүгенге көндә предприятиедә 1878 кеше эшли. Алар өчен матди һәм социаль шартлар тудырылган, аеруча хезмәт алдынгылары, ветераннар кайгыртыла.

Рәфкать Бильданов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев