Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чак кына 15 млн сум компенсация алмый калган 

Полиция бүлегенә 53 яшьлек ир-ат килә. Ул мошенниклардан 200 мең сумга алдануын сөйли. 2018 елда әлеге ир-ат интернет-кибеттән 4500 сумга БАДлар алган була.

Быел июнь аенда аңа бер хатын-кыз шалтырата һәм үзен тикшерү органы хезмәткәре дип таныштыра. Ул агулы һәм ялган биоөстәлмәләр белән сату иткән җинаять төркеме тоткарланды, ди. Сез җинаять эшендә зыян күрүче буларак барасыз, дип белдерә. Ир-атка имеш тә Мәскәүгә тикшерү органына җибәрер өчен гариза да яздырталар. Сөйләшү барышында аңа 420 минималь хезмәт хакы күләмендә компенсация түләнәчәге һәм бушлай адвокат биреләчәге турында да әйтәләр. 
Июль аенда әлеге ир-атка 4512 сум дәүләт пошлинасы түләргә кирәклеген хәбәр итәләр. Ул акчаны электрон кошелекка күчерә. Ике көннән «адвокат хезмәте» өчен 71200 сум пошлина түли. Аннары «медицина белешмәсе» өчен 140 мең сум күчерә. «Тикшерүче»нең әйтүенчә, бу документ биоөстәлмәләр кулланганнан соң сәламәтлеккә никадәр зыян килгәнен ачыклау өчен кирәк икән. 
Алданганнарга 15 млн сум компенсация түләячәкләр, ләкин аннан 3 процент күләмендәге комиссияне, ягъни 450 мең сумны хәзер үк кире кайтарырга кирәк дигәч кенә ир-ат шикләнеп полиция бүлегенә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев