Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәмнәр дә кирәк кешегә

Күзкәй авылы мәдәният йорты ул көнне гөр килеп торды. Алдан ук ветераннарга чакыру билетлары тапшырылды. Матур итеп киенгән өлкәннәребез төркем-төркем булып бәйрәмгә җыелды. Күрше авылларда яшәүчеләрне машиналар белән алып килделәр.

Быел бәйрәм аеруча киң колач белән оештырылган. Алдагы көнне «Ярыш» хуҗалыгы үзенең пенсионерларына бишәр килограмм шикәр комы таратып чыкты. Икенче көнне хуҗалык ашханәсендә клуб залындагы бәйрәм өстәленә мул итеп кайнар ризык әзерләделәр. Табын артына авылыбыз өлкәннәре янына кайткан кунаклар да, элек төрле оешмаларда эшләгән, инде авылга кайтып урнашкан пенсионерлар да сыйган иде. Бәйрәмнең тагын бер бүләге – авылыбыз улы, «Күзкәй» ҖЧҖ директоры Флүр Шәфыйков Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбанны һәм аның иҗатташларын концерт белән чакырган иде.
Хәерле эш догадан башлана дигәндәй, бәйрәм хәзрәтебез Искәндәр Вәлиуллинның Коръән догасы һәм кыскача вәгазе белән башланып китте.
Аннары Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев сүз алды.
– Өч авылда яшәүче пенсионерларыбызны ял итәргә, үзара рәхәтләнеп аралашырга, күңелле концерт карарга дип җыйдык бу табын артына. Бәйрәмне оештыруга ярдәм иткән «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаровка, нинди генә чара үткәрсәк тә ярдәменнән ташламый торган Флүр Шәфыйковка, авылыбыз улы Руслан Шәйдуллинга рәхмәт, матур җырлар тыңлый-тыңлый рәхәтләнеп ял итегез, – дип, бәйрәмне ачып җибәрде ул. 
Ә хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров өлкәннәребез белән быел хезмәттә ирешелгән уңышлары белән уртаклашты. Үзе шушы ветераннар арасында хезмәт чыныгуы алып, бригадирдан башлап җитәкче вазифасына кадәр үскән, үзгәреш елларында хуҗалыкны таратмыйча, читләрне кертмичә саклап калган авылыбыз егете ул. Төрле еллар булды, ә быел хуҗалык игеннәрдән моңа кадәр беркайчан күрелмәгән уңыш җыйды.
– Без сез башлаган, гомерегез буе көчегезне кызганмый, алны-ялны белми эшләп яулаган юлны дәвам итәбез. Быел барлыгы 5400 тонна ашлык җыйдык. Пай җирләре өчен гәрәбәдәй бодай тараттык. Яшьлегегез авыр елларга туры килде, бүген тормыш, шөкер, мул. Бүген яшь буынны үзегез кебек хезмәт сөючән, туган авылына тугры кешеләр итеп тәрбияләргә булышыгыз. Хуҗалык үсеш юлында, ул яшьләрне көтә, – диде Рәсим Мансурович.
Бәйрәм залында йөздән артык кеше. Концерт карарга килүчеләрне дә өстәл янына чакырдылар. Бер үк вакытта Закир Шаһбанның күкрәк түреннән чыккан моңы агыла. Җыр артыннан җыр, концертны да шулкадәр оста алып бара ул. Ул да булмый, шагыйрә Гөлүсә Шаһбанның күңелләрне тетрәндерә торган шигырьләре залны тып-тын калдыра. Аннары диварларга сыймый торган алкышлар яңгырый. 
Шундый чарадан соң халык таралышканда кешеләрнең сөйләшүләрен тыңларга, фикерләрен белергә яратам. Өлкәннәребез шулкадәр рәхмәтле, бәйрәмнән алган хисләр урамга да чыккан.
– Менә ичмасам бәйрәм. Күр инде, күпме кешене аяк өсте торып сыйладылар, никадәр ризык әзерләгәннәр, – ди берсе.
– Кеше тук хәзер, ашарга дип килми. Бер-беребез белән күрештек, колхоз басуларында, фермаларда бергә эшләгән чаклар искә төште... Рәтле-башлы рәхмәт тә әйтә белмәдек, – ди икенчесе. Шулай сөйләшә-сөйләшә күңелләренә яңа рух алып таралды өлкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев