Якты юл
  • Рус Тат
  • Бәйрәмебез котлы булсын!

    Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез белән ихлас тәбрик итеп, иң изге теләкләремне җиткерәм. 

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәренең тырыш, тынгысыз хезмәте белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Икмәк – ул тормыш нигезе, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышанычыбыз. Игелекле хезмәтебез өстәлләрне ипиле итә, районны социаль яктан үстерүгә зур өлеш кертә. Сезнең иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басу-кырларда, кече һәм зур производстволарда җитештерелә торган продукцияне барыбыз да көтеп ала. Киләчәктә дә агросәнәгать өлкәсендә яңа казанышларга ирешеп, авылларыбызның социаль йөзен яңартып, тормышыбызны матурлап яшик.
    Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Елы катлаулы булса да, сынатмадыгыз, бурычларны намус белән үтәдегез, яхшы нәтиҗәләргә ирештек һәм республикада алдынгы урынны яуладык.
    Бәйрәмебез котлы, мөбарәк булсын! Һәрберебезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, эшегездә уңышлар, хәерле гомер телим. 

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат ХӘСӘНОВ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: