Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм котлы булсын! 

Якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2022 елга аяк басабыз. Тиздән районыбыз елъязмасында тагын бер тарихи ел артта кала.

Яңа ел бәйрәмнәре – ул шатлыклы үзгәрешләр көтү вакыты. Бу чорда башкарылган эшләргә йомгак ясала, бәя бирелә, киләчәккә планнар төзелә. Шөкер, Яңа елга матур уңышлар белән аяк басабыз. Район икътисадының кайсы гына тармагын алма, безнең җирлек халкы алдынгылыкны бирми. Иң зур горурлыгыбыз – ел авыр килүгә карамастан, бөртеклеләрдән республикада иң күп уңыш алуга ирештек. Һәр өлкәдә республика программаларында катнашабыз: социаль объектлар төзелә, авылларыбыз яңара, яңа йортлар калка.  
Районда эшли белүче һәм эшләргә теләге булган халык яши. Киләчәктә дә бергәләп эшләрбез, көнүзәк мәсьәләләрне бергәләп хәл итәрбез дип ышанам. 
Яңа 2018 ел безне яңа вакыйгалар белән шатландырсын, барлык уй-ниятләребез гамәлгә ашсын. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, эшләрегездә уңышлар телим, Яңа елның һәр көне яңа көч бүләк итсен,  якыннарыбызның җылысы һәм яклавы күңелләребезне шатландырып торсын.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев