Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм бүләкле була

Бүген, 27 майда, бөтен республика күләмендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Әлеге юбилей уңаеннан Тукай районында да төрле чаралар үткәрелеп килә. Шундый чараларның берсе – эшмәкәрләргә, предприятие һәм хуҗалыкларга махсус сертификатлар тапшыру. 

«Татарстан АССРга 100 ел» дигән сертификатның чираттагысы «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Минталип Миңне-хановка бирелде. 
Минталип Исмәгыйль улының хезмәтен бәяләп бирелгән бүләкләр күп: ул «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемне йөртә, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале иясе, «Агрорусь 2008» халыкара күргәзмәсенең алтын медаленә лаек булган, «Казанның 1000 еллыгы» медаленә ия, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Тукай муниципаль районы башлыгы исеменнән күп тапкырлар мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Бүгенге сертификатны Минталип Исмәгыйлевич үз хуҗалыгының уңышларына бирелгән югары бәя итеп кабул итә. 
«Әлеге сертификат «Татарстан АССРга 100 ел» дигән мәгълүмат билгесен үзебез җитештергән продукциядә һәм товарда куллану хокукын раслый. Ул безнең абруебызны, сатып алучылар, кулланучылар алдында дәрәҗәбезне тагын да күтәрә, – ди Минталип Миңнеханов. – Без өстәлләребездә икмәк һәм яшелчә булсын өчен эшлибез. Икмәкнең дәрәҗәсе югары, аны төшерергә ярамый, чөнки икмәктән башка тормыш юк. Туклык булса, дөньялар да тыныч булыр».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев