Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм белән сезне, илне туендыручылар! 

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Авыл хуҗалыгы тармагы Тукай районы икътисадында саллы урын били. Бүгенге көндә ул аеруча зур үзгәрешләр кичерә: җитештерү һәм эшкәртү тармагында заманча алдынгы технологияләр куллану, яңа төзелешләр, кече фермер хуҗалыклары оешу – моның ачык мисалы. Ләкин нинди генә яңа технологияләр кертелмәсен, нинди генә үзгәрешләр булмасын, без һәрчак сезнең тәҗрибәгезгә һәм хезмәтегезгә таянабыз. Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплы булуыгыз белән сез агросәнәгать комплексы үсеше өчен уңай шартлар тудырасыз. Сез – республикабыз һәм илебезнең өмете, йөз аклыгы.
Быел игенчеләр өчен үзенчәлекле ел булды – урып-җыю катлаулы шартларда барды. Мул һәм куе булып үскән игеннәрне җыеп алу да аграрийлардан оста оештыру сәләте, тәҗрибәне эшкә җигүне һәм тәүлекнең һәр минутын дөрес файдалана белүне сорады. Игенчеләребез үзләренә куелган бурычны лаеклы рәвештә үтәде. Районда рекордлы күләмдә икмәк җыелды. Зур тырышлык һәм көч таләп итүче хезмәтегезгә ихластан бирелгән булуыгыз, иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.
Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!

Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Фаил КАМАЕВ. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X