Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!

Хөрмәтле укытучылар, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләремне җиткерәм. 

Без гомеребез буе нәрсәгәдер өйрәнәбез, уңышларга ирешәбез, камиллеккә омтылабыз. Ә бу ачышларда безгә иң беренче ярдәмгә килүчеләр, иң мөһим һәм җаваплы һөнәр ияләре – сез, хөрмәтле укытучылар! Зирәклек, күңел байлыгы, тирән белемегез аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешеләр сез.

Кадерле укытучылар, сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә һәрьяклап сәләтле, иҗади, актив яшь буын үсә. Олимпиадалар, россиякүләм, халыкара бәйгеләрдә аларның уңыш яулавы – сезнең хезмәт нәтиҗәсе, район, республика киләчәге өчен сез керткән лаеклы өлеш.

Кадерле укытучылар, сезгә югары һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, эшегезгә, балаларга бирелгәнлегегез өчен рәхмәт белдерәм. Район мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәт. Уй-хыялларыгызның чынга ашуын, талантлы һәм мәрхәмәтле укучылар килүен, әти-әниләр белән аңлашып эшләвегезне, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

Тукай Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев