Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар! 

Районыбыз елъязмасында тагын бер ел тарихта кала, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2021 елга аяк басабыз.

Яңа ел бәйрәмнәре – ул шатлыклы үзгәрешләр көтү вакыты. Бу чорда башкарылган эшкә йомгак ясала, кылынган эшләргә бәя бирелә, киләчәккә планнар төзелә. 
2020 ел сынауларга бай булды. Бар тормышыбызга үтеп кергән пандемия шартларында яшәргә һәм икътисадый тотрыклылыкны саклап эшчәнлек алып барырга туры килде. Шөкер, тукайлылар сынатмады: җитештерүнең һәр тармагы яхшы күрсәткечләре белән сөендерә. Республика агросәнәгать тармагында, уңышлы программалар эшли. Һәм без аларның күпчелегендә катнашып, җитештерүне үстерә алдык. Игенчеләребезнең осталыгы, тырышлыгы, фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә 179,2 мең тонна уңыш җыеп алынды, 133 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелде, тәүлегенә 80 тонна сөт савыла. Һәр тармакта инвестиция проектлары уңышлы тормышка ашырыла, яңа социаль объектлар төзелә, шәхси йортлар барлыкка килә.   
Хөрмәтле тукайлылар! Яңа 2021 ел, яңа вакыйгалар белән шатландырсын, барлык уй-ниятләребез гамәлгә ашсын. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар телим. Яңа елның һәр көне безгә җылылык һәм яңа көч бүләк итсен.

Район башлыгы Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев