Быелгы кыш бураннары белән сыный
Бу көннәрдә кышкы табигать холкын нык күрсәтте. Көне-төне буранлап яуган карлары белән ул шәһәрләрдә, авылларда яшәүчеләргә дә, юлларны тәртиптә тотучы юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дә кыенлыклар тудырды.
– Һава торышы шартлары бик авыр. Шулай булса да үзебезнең эшебезне җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Биш-алты сәгать эчендә иң башта авыллардагы үзәк урамнарны, мәктәпләргә илтүче юлларны чистартабыз, автобусларга, машиналарга юл ачабыз. Авыл кешеләренең шәһәргә эшкә, күрше авылларда укучы балаларның мәктәпкә вакытында барып җитә алулары бик мөһим.
Әлеге вакытта кар чистартуда безнең 40тан артык техника, тукталышларны кул белән чистартуда 5-6 кешедән торган 3 бригада эшли. Район буенча 7 грейдер, 3 «К-700» тракторы, «МТЗ» тракторлары, кар төяүче техника, «МТЗ» тракторы базасында 2 ротор йөри, – дип әйтте безгә «Благоустройство» җәмгыяте җитәкчесе Сергей Фрикк.
Без исә якындагы авылларның берсенә, Олы Шилнәгә чыгып, юлларның ничек чистартылуын үз күзебез белән күреп, эшчеләр, авыл халкы белән сөйләшеп кайттык.
Эшләре җиңел түгел
Төне буе ду килгән бураннан соң, юлларны кар яхшы гына ак юрган белән япкан. Без сәфәргә чыккан мәлдә авылга илтүче юллар инде чистартылып, машиналар авыл эченә дә, авылдан шәһәр юнәлешендә дә гадәттәгечә хәрәкәт итә иде. Олы Шилнә авылының Титов урамында карны чистартучы грейдер машинасына тап булдык. Эшенең тыгыз, вакытының һәр минуты санаулы булуына да кармастан, әлеге машина белән идарә итүче алтмыш ике яшьлек Илгизәр Фәтхуллин безнең белән сөйләшеп алырга ризалаша.
– Быелгы кыш былтыргысыннан нык аерыла. Бу елда эшләве авыррак. Һава торышы гел үзгәреп кенә тора: я бозлы яңгыр ява, бер җылытып-суыта, кары ява, бураннары уйный. Кар бу кышта күп. Шуңа күрә, һава торышына карап, гел эштә инде без. Шәхсән үзем бар Тукай районы буенча, кайда җибәрсәләр шунда эшлим, юлларны кардан арындырам. Эшебез җиңел түгел, шулай да аны вакытында, намуслы башкарырга тырышабыз, тик тормыйбыз, – диде ул.
Сүз уңаеннан, «Благоустройство» оешмасында Илгизәр абый инде егерме өч ел эшли. Моңарчы исә Чаллы шәһәренең башка юл хуҗалыгы предприяләрендә хезмәт куйган булган. Сергей Фрикк та Илгизәр Зәрит улын гел яхшы яктан гына телгә алды. Ә без исә машина йөртүчедән эш шартлары, хезмәт хаклары, башкасы турында кызыксынабыз.
– Оешмабызда техника белән тәэмин ителеш тә, эш шартлары, хезмәт хакы да яхшы. Шәхсән үзем зарланырлык бернинди дә сәбәп тапмыйм. Барысы да канәгатьләндерә. Эшкә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, хәтта ял көннәрендә дә чыгарга туры килгәнгә, гаиләмә бик тә рәхмәтлемен инде. Тормыш иптәшем Фәндәлия белән кырык ел бергә гомер итүебез дәверендә аңардан бер начар сүз ишетергә туры килмәде. Ул да, балаларым да эшемнең нинди булын белепаңлап тордылар, – дип әйтте Илгизәр Фәтхуллин.
Тәҗрибәле хезмәткәр буларак, оешмада эшләүче яшьләргә дә ир кеше өлге дә, киңәшче дә булып тора. Хезмәттәшләре аңа техникада эшләү буенча һәм эшкә кагылышлы башка сорау буенча да гел мөрәҗәгать итеп торалар икән. Аннары, Илгизәр абыйдан эш вакытында килеп чыккан кыенлыклар, авырлыклар турында да сораштым.
– Авыл халкы белән кайвакыт аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин, ләкин бу гадәттә шәһәрдән авылга күчеп килүчеләр белән була торган хәл. Гомер буе районда тормыш итүчеләр исә, кар чистарту техникасын күрү белән, көрәкләрен тотып, безнең юлдан карны эттереп китүне көтеп торалар. «Ник безнең капка алдына кар өеп калдырдың», – дип вакланып тормыйлар, грейдердан соң бераз гына кырыйдан яткан карны җәһәт кенә ташлап алалар да, рәхмәтләр әйтеп, өйләренә кереп китәләр.
Илгизәр абыйның әйткән сүзенә рас китереп, Титов урамында яшәүчеләр бер-бер артлы урамга чыгып, капка алдында бераз гына яткан кар өемен читкә ата башлыйлар. Илгизәр Фәтхуллинга исә эшләрендә уңышлар теләп саубуллашабыз да, авыл кешеләренә таба юнәләбез. Грейдер машинасы исә эшен дәвам итеп, урамның икенче башына кар эттереп төшеп китә.
«Рәхмәттән башка сүз юк»
– Шәһәрдә әле юлларны чистартып бетерә алмыйлар, ә бездә әнә эшне ничек тиз тоталар. Кызым шәһәрдә яши. Ял көннәрендә аның белән телефоннан сөйләшкән идек. Әңгәмәбез вакытында ул миңа: «Шәһәрдә юлларны чистартып йөриләр», – дип әйтте. Бездә исә ул вакытка юлларны кардан арындырып бетергәннәр иде инде. Шуңа күрә, юл хезмәткәрләренең эшләрен җаваплы, тиешенчә башкаруларына куанабыз гына. Үткән елда да яхшы эшләделәр. Быел да, кар күп булуга да карамастан тик тормыйлар, барысына да өлгерәләр. Кыскасы, аларга тел-теш тидерерлек түгел, рәхмәттән башка сүзебез юк, – дип фикере белән уртаклашты кар чистарткан арада Лидия Платонова.
Бу ханымың күршесе, урамның каршы ягында көн итүче Виктор Щекотов исә безне: «Әллә берәрсе зарландымы?» – дип каршы алды. Эшнең нидә икәнен белеп алгач та, ул да юл хуҗалыгы предприятиясе эше хакында бары тик уңай сүзләр генә әйтте.
– Мин Олы Шилнә авылында егерме бер ел яшим. Авылдан кар аркасында чыга алмыйча ятканыбызны хәтерләмим. Вакытында килеп, эшләп китәләр, молодцы, аларга карата бернинди соравым да, дәгъвам да юк. Ел саен шулай, – диде ир кеше.
Район кешеләренең хезмәт күрсәтүче предприятие эшеннән канәгать калулары сөенечле хәл әлбәттә. Һава торышы фаразыннан күренгәнчә, алдагы ял көннәрдә дә явым-төшемнәр көтелә. Димәк, юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә бар көчләрен җыеп тагын да тырышыбрак эшләргә туры киләчәк. Шуңа күрә, юлда эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә авыр эшләрендә җиңеллек, исәнлексаулык теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев