Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда аграрийлар тарафыннан яңа технологияләр кертелгән

Быел яфрактан тукландыру ысулы, су һәм ашлама өчен эремә җайланмалары кулланыла.

Татарстанда уңышны формалаштыру буенча яңа технологияләр кертелгән. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.

“Төрле авыруларга, корткычларга каршы чаралар кабул итәбез, өстәмә тукландыру кулланабыз. Соңгы елларда динамика үсә бара, ун мең гектардан башлаган булсак, бүген инде 1,5 миллион гектар җир эшкәрттек. Яңалык буларак, яфрактан тукландыру кертелде һәм су һәм ашлама өчен эремә җайланмалар төзелде”, - диде ул.

Мәгълүм булганча, җайланмадагы су чәчелгән мәйданга гербицид һәм фунгицид белән бергә сиптерелә. “Соңгы елларда республикада су җайланмалары төзелә башлады. Махсус җылы су сыекчаның катылыгы, аның кислоталылыгын исәпкә алып әзерләнә”, - диде Илдус Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев