Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Актаныш Сабан туена милли баш киемнәреннән генә кертәчәкләр

Оештыручылар кунакларны түбәтәй һәм калфаклардан килергә чакыра.

Быел Актаныш Сабан туе бик үзенчәлекле форматта үтәчәк, бәйрәмгә кунакларны бары тик милли баш киемнәреннән генә кертәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Актаныш Сабан туеның оештыручысы Булат Шәйхрәзиев хәбәр итте.

  • Актанышта Сабан туе 17 июньдә узачак.

Сабан туеның оештыручысы, Булат Шәйхрәзиев, калфакларның матурлыгын һәммәсе дә күрсеннәр дигән фикерен җиткерде. “Тормышыбызда калфактан, түбәтәйдән йөрү күркәм гадәткә әйләнсен иде, аны киләчәктә дә дәвам итмәкче булабыз. Сабан туенда да милләтебез бизәкләре бердәмлек һәм бергәлекне чагылдырачак. Милләтебезне таныта торган әлеге киемнәрне Сабан туенда да сатып алырга мөмкин булачак”, - диде ул.

Ә 16 июньдә кичке авыл Сабан туе булачак. Һәр килгән кешегә дә уеннарда, ярышларда, бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге бар. Шулай ук җырларга да, биергә дә, гармунда уйнарга була. Кунакларны авылның яшәүчеләре, фермерлары, осталары белән таныштырачаклар, татарларның “Швейцария авыллары”нда яшәүләре турында сөйләнеләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев