Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бушлай ашату ничек оештырыла?

Яңа уку елы башыннан республика мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучыларга бушлай кайнар аш бирелә.

Балаларны ашату өчен меню ТР Мәгариф һәм фән министры имзасы белән югарыдан төшерелә. Сентябрь-октябрь айлары өчен 12 көнлек (ике атналык) менюга яшелчә, сыер һәм тавык итеннән әзерләнгән төп ризыклар, гарнирлар керә. Документта көнлек ризыкларның исемлеге генә түгел, аларның составындагы аксым, май, углеводлар һәм витаминнарның микъдары да күрсәтелгән. Тукай районы мәктәпләрендә балаларның туклануын тендерда җиңеп чыккан «АБК-Пеймент» ҖЧҖ тәэмин итә. Ул мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә, җәйге лагерьларда балаларның туклануын оештыру белән шөгыльләнә. Болар хакында тулырак киләсе саннарның берсеннән укып белә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев