Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычыбыз илне саклау иде

Яшьлекләрендә армия сафларына алынып, сугышчан бурычларын Ватаннан читтә үтәгән якташларыбызның күңелләрен кузгатып, тагын февраль уртасы җитте. Алар бу көннәрдә, елдагыча, очраша, хәл белешә, сугышчан иптәшләрен искә ала, хәтер яңарта. 

Тукай районында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне быел да үзенчәлекле, бик тәэсирле үтте. Иске Абдулдагы «Гиндукуш» музее базасында Ватаннан читтә сугышчан бурычын үтәгәннәр истәлегенә Хәтер көне уздырылды. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашлар, аларның туганнары, чит җирләрдә башын салганнарның һәм исән-имин кайтып та инде вафат булганнарның якыннары авыл мәдәният йортына җыелдылар. Митингта бер минут тын калып, гомерләре вакытсыз өзелгәннәрне искә алдылар, алар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. 
Чараның төп өлеше мәдәният йортының тамаша залында узды. Залда утыручыларны Тукай районы җитәкчелеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев тәбрикләде. Ул: «Һәр кеше дөньяга килә һәм ниндидер максат белән яши. Аның юлында авырлыклар очрамый калмый. Кеше булып калган кеше үзенең намусын, туган илен һәм газиз әнисен беркайчан да артка куймый. Мин шундый якташларыбыз һәм аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләре алдында баш иям», – дигән сүзләре белән шушы моңсу бәйрәм көненең асыл мәгънәсен ачып бирде. 
Әфганстанда һәлак булган солдатларның әти-әниләрен, туганнарын сәхнә түренә күтәреп хөрмәтләделәр бу көнне, Илфак Шамилович аларга бүләкләр дә тапшырды. 
 Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев әфган сугышы ветераннарын Татарстан Республикасы хәрби комиссары исеменнән тәбрик итте. «Сез төрле тармакларда хезмәт куясыз, республикабыз үсешенә өлеш кертәсез. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә катнашып, актив иҗтимагый тормыш белән яшисез», – диде ул һәм Илдус Насыйровка, Әбүзәр Габдрахмановка, Нәкыйп Хафизовка, Марсель Ситдыйковка, Фәрит Галәветдиновка Тукай районы хәрби комиссарының Рәхмәт хатларын тапшырды. 
Барлык әфганчылар исемен-нән сүз алган Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якуповның чыгышы әфган сугышының эчтәлеге һәм мәгънәсе, аның сугышчылар язмышында тоткан урыны, ветеран иптәшләренең кичерешләре турында булды:
– Без, унсигез яшьлек егетләр, ул таулы-кыялы илгә Ватан исеменнән, хәрби антыбызга тугры булып барып кердек. Илне саклау изге бурыч иде. Бүген, инде пенсия яшенә җитеп килә торган ир-атлар, анда булган вакытларны исебезгә төшерәбез. Армия хезмәте туктаусыз бәрелешләрдән генә тормый, күңел аның матур мизгелләрен саклый, эзли. Иптәшең белән соңгы тамчы суны бүлешеп эчү, вещмешок төбендәге соңгы кисәк сохарины бүлешеп кимерү – китап сүзләре генә түгел, ә чынбарлык, һәм без аны беләбез. Кырык-илле килолы йөкне күтәреп бертуктамый ике-өч чакрымлы тауга менүне дә беләбез. Ләкин ул авырлыклар безнең тарафтан ил өчен, Ватан өчен башкарылды, безнең моңа ышанычыбыз көчле иде. Без хәзер дә ышанабыз, анда хезмәт иткәнебезгә үкенмибез.
Без хезмәт иткән 40нчы армия дистә ел дәвам иткән сугыштан җиңелеп, хурлыклы рәвештә түгел, ә бәлки тәртип белән, оешкан төстә чыкты. Бүгенге көндә әфганлыларның совет солдатларын якын итеп искә алуы, америка солдатлары белән чагыштырып, алардан өстен күрүе – безнең хезмәткә үзенчәлекле бәя. 
Бер генә үкенеч бар: үзебезнең иптәшләрне югалту үкенече. Аларның әти-әниләре алдында без үзебезне гаепле итеп тоябыз, күзләренә туры итеп карарга базмыйбыз, һәм бу хис безне гомеребез буе озата килә. Сугыш үлемсез булмый, дигән сүзне әйтүе генә җиңел. Яшь кешенең үлеме – тетрәндергеч йөрәк ярасы ул. Ел саен шушы яраларны кузгатабыз, чөнки иптәшләребезне онытырга безнең хакыбыз юк, – диде Айбулат Мөнир улы. – Олыгая барган көнебездә үзебезгә тиешлене таләп итәргә кирәк, дип ветераннарның мәнфәгатьләрен яклауда тагын да бердәм булырга өндәде.
Әфганстандагы вакыйгаларга, анда катнашканнарның язмышына битараф булмаган райондашлар Әнәс Гайнетдинов, Ильвир Насыйров, Рөстәм Әхмәтханов район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Айбулат Якупов һәм «Гиндукуш» музее хезмәткәрләре дә музей эшендә рухи һәм матди яктан терәк булган киң күңелле иганәчеләргә рәхмәт белдерделәр. Ә музей хезмәткәре Лилия Гайнетдиновага Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасының бүләге тапшырылды. 

Якташларның исемнәре онытылмас
Биклән авылында хәрби бурычын Әфганстанда үтәп кайткан һәм күптән түгел генә арабыздан киткән райондашыбыз Йолдыз Габдрахманов яшәгән йортка истәлек тактасы ачылды. Аны Йолдыз Фәиз улының бертуганнары Рафис белән Айдар һәм кызы Алсу ачтылар. Алар Йолдызның холкындагы матур сыйфатларын тасвирлап, аның турында бик җылы сүзләр әйттеләр, көчле, сабыр һәм тыйнак иде дип, холкының күркәмлеген тасвирладылар. Әйе, Йолдыз Габдрахманов турында, ни кызганыч, «иде» дип, үткән заманда сөйләргә туры килә, быел январь аенда ул гүр иясе булды. Әфганчы иптәшләре аның каберен зиярат кылдылар. 
Биклән авылындагы быелгы чара Тукай районы ветераннары координация советы рәисе Рафаэль Хәмәтов, әфганчы ветераннар хәрәкәте активистлары, Фәрит Галәветдинов, Фидаил Миңнебаев, авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев башлангычында һәм мәктәп директоры Айрат Ибраһимов ярдәме белән оештырылды. Тукай районыннан гына түгел, Чаллыдан, Зәй, Актаныш, Сарман, Минзәлә, Азнакай районнарыннан да ветераннар килгән иде бу көнне Бикләнгә. (Сүз уңаеннан: алар бергә җыелып Бикләнгә килү өчен транспорт белән ярдәм иткән «Болгарсыра» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Руслан Якушевка бик рәхмәтле булуларын әйттеләр.) 
Кырыгынчы армия составында хезмәт иткән ветераннар хәрбиләрчә, тезелешеп, тигез басып авыл урамнарыннан уздылар. Һәйкәл алдына тукталып, бер минут тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар. 40нчы гомуми армиянең соңгы башкомандующие генерал Борис Громовның котлау-мөрәҗәгатен тыңладылар, аны генералның шоферы булып хезмәт иткән Равил Әхмәтҗанов укыды. 
Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, әфганчыларны сәламләп, аларга исәнлек-саулык, ил-көнгә иминлек теләде. «Әфган җиреннән совет гаскәрләре чыгуның 32 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә сезне Бикләндә күрүебезгә без бик шат. Киләсе елларда да күрешергә язсын, – диде. – Сезнең бердәм сафларыгызга соңгырак елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнарны да кушарга иде», – дигән уй-теләген дә җиткерде. Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов әфганчыларга карата игътибары һәм хөрмәте өчен җирлек башлыгына рәхмәт белдерде. 

«Әфганстан яши йөрәгемдә...» 
Биклән мәктәбе фойесы ветераннарны шундый сүзләр белән каршы алды. Һәр әфганчының күңел халәтен аңлатып бирә кебек бу сүзләр. Алар бу көнне, урта һәм өлкән сыйныф укучылары белән очрашып, хәтер яңарттылар, яшьлекләрен искә төшерделәр. «Белемле, физик яктан чыныккан, һөнәрле булып үсегез», – дип балаларга үгет-нәсихәтләрен бирделәр. Батырлык дәресләре төрле сыйныфларда төрле форматта узды, әмма укучылар барысы да әфган сугышы белән бәйле тарихи вакыйгалар турында күп мәгълүмат алды бу көнне. 

Әфган сугышы 3338 көн һәм төн дәвам итә.
Утлы кыялар аша 600 мең совет солдаты һәм офицеры уза,
аларның 72се Советлар Союзы Герое исеменә лаек була,
15 меңнән артык солдатның гомере өзелә.

Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була.
Тукай районының 300дән артык егете әфган сугышын уза, аларның 7есе һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев