Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычны автомобиль белән түлиләр

Бүгенгә тукайлыларның барлык төр салымнар буенча 41 мең сумнан артык бурычы бар. Әҗәт 1 январьдан 5 февральгә кадәр 8,8 процентка кимегән.

Бурычларны киметү максатыннан район комиссиясе эшен дәвам итә, алар һәр көнне авылларга әҗәтлеләрнең өйләренә чыга. Суд приставлары белән берлектә бурычлыларның транспорт чараларына арест салына. Узган атнада Олы Шилнә авылында чираттагы автомобильгә арест салынды. Салым түләүченең 72 мең сум бурычы булган. Иске Дөреш авыл җирлегеннән 501 мең сум әҗәте булган физик зат салым органы таләбе буенча бурычын каплады. Шулай итеп, бу җирлек бурычын 43,1 процентка киметте. Суд приставлары һәм район комиссиясе бу атнада Мәләкәс, Әҗмәкәй, Күзкәй, Князево, Шилнәбаш авылларына чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев