Бурдан кала, уттан калмый
Соңгы вакытта республикада янгын чыгу очраклары күбәйде. Белгечләр аларның төп сәбәбе куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмәүдә, ди. Безнең районда бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча нәрсәләргә аеруча игътибар итәргә соң?
Кызганыч, әмма күпьеллык тәҗрибәдән күренгәнчә, кайбер гражданнар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә бик җиңел карый. Андыйлар үзләренең дә, тирә-юньдәгеләрнең дә тормышын куркыныч астына куя. Әйтик, 2019 елның мартына республикада 723 янгын теркәлгән. Узган ел бу сан 671 булган. Тукай районында исә ел башыннан 25 янгын чыккан.
Соңгы вакытта гына районда берничә җитди янгын теркәлде. Шуларның берсе – Мусабай Завод авылында. Биредә электрүткәргечләрнең төзек булмавы аркасында сип-панельдән төзелгән йорт янды. Аны сүндерүдә Комсомолец поселогыннан hәм Чаллыдан янгын сүндерүчеләр катнашты. Кызганыч, алар килеп җиткәнче бинаның бер өлеше инде янып беткән иде. Дөрес, Мусабай Завод авылының үз янгын сүндерү машинасы бар, тик депо булмау аркасында ул урамда тора. Нәкъ бәхетсезлек булган көнне аны кабыза алмаганнар. Тагын бер очрак Мәләкәс авылында теркәлде. Бу юлы берәү дә яшәми торган йорт янды. Сәбәбе – электр җиhазларының төзексезлеге. Күптән түгел Иштирәк авылында да янгын чыкты. Анда 1959 елда төзелгән агач йорт янды. Тикшерүләр күрсәткәнчә, йорт хуҗасы өйне җылыту өчен газ конфоркаларын кушып, үзе йокларга яткан. Нәтиҗәдә, янәшәдә торган өстәлдәге кәгазьләргә ут капкан. Йорт хуҗасы үзенең саксызлыгы аркасында тән җәрәхәтләре алып дәваханәгә озатылган. Тагын бер янгын очрагы – Шилнинка бакчачылык ширкәтендә. Янгын урынына, урам юлы чистартылмаган булу сәбәпле, экипаж керә алмады.
Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге башлыгы Александр Сухорук сүзләренчә, районда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эзлекле эш алып барыла. Әмма, шуңа да карамастан, соңгы елларда янгын чыгу очраклары кимеми. Статистикадан күренгәнчә, күп очракта бәхетсезлек очраклары, нигездә, электр җиһазларын дөрес кулланмау, электрүткәргечләрнең төзексезлеге, саксызлык, ваемсызлык, янгыннан саклану кагыйдәләрен төгәл үтәмәү нәтиҗәсендә чыга.
– «Торак-2019» күзәтчелек итү һәм кисәтү операциясе кысаларында белгечләр йорт подвалларын, кеше күпләп җыела торган урыннарны тикшерәләр һәм халык белән очрашулар үткәрәләр, – ди Александр Сухорук. Авылларда саклык чаралары язылган белешмәлекләр дә таратыла. Аларда яккан мичләрне караучысыз калдырмаска, аларны күзәтүне кече яшьтәге балаларга йөкләмәскә, мичләрне артык кыздырмаска, газ приборларын урнаштыруны һәм төзәтүне бары тик ышанычлы белгечләргә генә тапшырырга, төзек булмаган газ приборларыннан файдаланмаска, газ исе чыкканда бинада шырпы кабызмаска, тәмәке тартмаска, электр приборларын кулланмаска кушыла.
Янгыннарны булдырмау максатыннан, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге hәм «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль яктан имин булмаган, күпбалалы гаиләләргә рейдлар уздыралар.
Шуны да искәртү мөhим: узган ел районда Иске Дөреш hәм Иштирәк авылларында деполар төзелде. Соңгысында үзара салым акчасына. Быел Мусабай Завод һәм Новотроицкое авылларында да үзара салым акчасын шундый корылмалар төзергә тоту планлаштырыла. Тиздән Сәмәкәй, Иштирәк, Иске Дөреш авылларына республика программасы кысаларында яңа янгын сүндерү машиналары кайтачак. Чынлап та, уттан саклану чараларын алдан күрү кулай. Кем әйтмешли, бурдан кала, уттан калмый.
Илнар Мифтахов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев