Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булмас димә – дөнья бу!

Язмыштан узмыш юк, диләр... Бүген син сау-сәламәт, лаеклы хезмәттә, байлыкта, муллыкта яшисең, кем әйтмешли, башкаларда эшең юк. Ә янәшәңдә ярдәмгә мохтаҗлар... Көтмәгәндә генә күңелсез хәлләргә юлыгып, кеше кулына калучылар. Аларның үз язмышлары. Ни кызганыч, тумыштан хәрәкәт итә алмаганнары, дөнья рәхәтен тоя алмаганнары да ничаклы. Шул исәптән, гөнаhсыз сабыйлар да...

Героебыз 14 яшьлек Данил Шәйхетдинов «Татарстан» совхозы поселогында яши. Күптән түгел ул паспорт алды. Данил ачык күңелле, аралашучан егет. Ләкин сәламәтлеге чикле....
Данилга тумыштан куелган диагноз – эпилепсия. Ул урын өстендә ята. 
– Улыбыз Данил тормыш иптәшем Рәүф белән көтеп алынган балабыз иде. Аның белән йөклелегем тиешенчә яхшы узды. Табибларга вакытында күренеп, хатын-кызлар консультациясендә күзәтүдә тордым. Тик Данил куелган вакытыннан иртәрәк туды. Беренче айны без аның белән патология бүлегендә үткәрдек. Өч айлык вакытыннан анда көзән җыеру приступлары башланды, – дип сүзен башлады Данилның әнисе Эльвира Шәйхетдинова.
Кайгы ул үзе генә килми... Шәйхетдиновлар гаиләсенең дә тормыш сынаулары дәвам итә. Иң авыр вакытта җаваплылыктан куркып тормыш иптәше Рәүф хатыны белән яңа туган нарасыен ташлап китә. 
Табиблардан табибларга йөргән, йокламыйча елап үткәргән төннәрен Эльвира ханым үзе генә белә. Бүген андый чакларны ул кабат искә алып сөйли.
– Шөкер, әнием белән бертуган сеңелләрем, абыем янәшәдә булды. Бүген дә алар безнең иң зур таянычларыбыз. Алар булмаса, үзем генә бирелгән сынауларны ерып чыга алмас идем. Бердәмлек безне яшәтә, – ди ул. 
Бүгенге көндә Эльвира ханым әнисе, бертуган сеңлеләре Регина һәм Анжелла, улы Данил белән ипотекага алган өч бүлмәле фатирда яши. Өйләре иркен, беренче катта урнашкан.
– Шөкер, Данил белән урамга чыгу өчен бик уңайлы. Фатир өчен айлык бурыч hәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне сеңелләрем Регина белән Анжелла каплый. Данилны да үстерергә алар булыша. Әниемнең дә ярдәме зурдан. Бергәләп бакча участогында яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә үстерәбез. Быел уңышыбыз мул. Кышкылыкка 100 банка яшелчә тозладык, 20 банка кайнатма әзерләп куйдык. Шулай тырышып-тырмашып әкренләп дөньяны тартып алып барабыз. Данил да үзенчә сөенә, – ди Эльвира Шәйхетдинова.
Көзен Данилның приступлары көчәя, дип сүзен дәвам итә әнисе. Аңа ул көнгә дүрт тапкыр дарулар бирә, уколлар ясый. Менә Данил аягына басып йөреп тә китәр кебек, тик баланың аяк буыннары бер дә хәрәкәтләнми... Массажлар ясалса да, гимнастика булса да, бәлки хыялы тормышка ашар иде дә бит соң. Башында киста булу сәбәпле, табиблар күнегүләрне рөхсәт итми. 
– Яткан урыннан күтәреп ваннага алып бару, юындыру өчен махсус җайланмага мохтаҗ идек. Кибетләрдә ул кыйммәт. Аптырагач, район хәйрия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Әйтәсем килә, район хәйрия фондына рәхмәтләрем чиксез. Ул оешканнан бирле фонд булуына сөенеп бетә алмыйм. Беренче ярдәм безгә хәйрия марафоны үткәрелгән көнне үк күрсәтелде. Данилга телевизор бирделәр. Ул моңа, әлбәттә, куанды. Данил бит ул җыр-моңга гашыйк кеше. Җыр ишетсә елмайган була, бала сөенгән саен безгә рәхәт, – ди Эльвира ханым. – Юындыру җайланмасын февраль аенда алдык. Җәй көне коляска сорап гариза язган идек. Аны да кире какмадылар. Менә Данил саф hавада рәхәтләнеп сәгатьләр буе йөри, көнгә берничә тапкыр урамга чыгабыз, – ди ул.
Хәйрия фондыннан Эльвира Шәйхетдинова бик канәгать. Аны үзләре кебек үк ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен бик кирәкле фонд дип саный. Киләсе елга да аның эшләвен бик тели. «Телевизорны да, юындыру җиhазын да, колясканы да үзебез сатып ала алмас идек. Хәйрия фондына өлеш кертүченең hәрберсенә Аллаhның рәхмәте яусын», – дип сүзгә кушыла Данилның 68 яшьлек әбисе Лилия Шәйхетдинова да.
Район хәйрия фондыннан ярдәм алучылардан күбрәк район инвалидлар hәм ветераннар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов сөенә. «Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтеп, аларга шифасы тисә, файдасы булса, бу безнең өчен бик зур канәгатьлек һәм куаныч», – ди Галимҗан Сәетҗанович. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X