Булганны җимерү ансат ул...
Шушы көннәрдә Кнәз авыл җирлегенең 2019 елда икътисади үсеш торышы турындагы чираттагы хисабы тыңланды. Халык белән очрашуда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.
Кнәз авыл җирлеге – халкы күп санлы һәм төрле милләттән булган җирлекләрнең берсе. Биредә яшәүчеләрнең социаль хәле дә төрле. Имин булмаган гаиләләр саны – 8, ике бала полициянең балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү бүлегендә исәптә тора, 2 гаилә социаль яктан куркыныч хәлдә. Әлеге җирлектә 20 эчкече, 4 наркоман, 7 ВИЧ авырулы теркәлгән.
Җирлек башлыгы Тамара Белова сүзләренчә, 2019 елда барлыгы 1 миллион 231 мең сумлык үзара салым җыелган. Дәүләт ягыннан финансланып, җирле бюджетка 6 миллион сумнан артык акча кайткан. Иң кискен торучы сорауларның берсе – юлсызлык. Шуңа күрә үзара салым акчаларының 3 млн 442 мең сумы юллар ремонтлауга тотылган. Малая Садовая урамында 300 метр асфальт юл салынган, «Татарстан» совхозы поселогының Октябрьнең 50 еллыгы, Сосновый Бор поселогының Ефимов, Алеев, Максимов, Нагорная урамнарында, Чыршылы авылының Луговая урамында чокырлар ямалган. «Татарстан» совхозы поселогының Заречная урамында 350 метр озынлыктагы юлга ком-таш түшәлгән. Кнәз поселогының – Пролетарская, Казиле авылының – Подгорная, «Татарстан» совхозы поселогының – Песчаная, Садовая, Интернациональная, Куликовка һәм Сосновый Бор поселогының өлешчә Вторая параллельная урамнарында юллар төзекләндерелгән. Шулай ук үзара салым акчасына җыелган суның агып китүен тәэмин итүче канализация торбалары үткәрелгән. Балалар мәйданчыкларына кече архитектура формалары урнаштырылган, энергия саклаучы фонарьлар сатып алынган, санкцияләнмәгән чүплекләр чистартылган, корыган агачлар киселгән, 212 мең сумлык яктырткычлар һәм электр җиһазлары сатып алынган. Республика программасы буенча урам яктырткычлары урнаштырылган, Чыршылы авылында яктырткыч һәм электр энергиясен исәпкә алу щиты куелган. Үткән җыеннарда күтәрелгән проблема да хәл ителгән – Сосновый Бор поселогында Интернет барлыкка килгән. Хәзер Кнәз авыл җирлегенең барлык торак пунктларында да Интернет челтәре эшли.
Җирлекнең социаль-икътисади сәясәтендә авыл хуҗалыгы зур урын алып тора. Әлеге территориядә дуңгызчылык юнәлешендә «Камский Бекон» ҖЧҖ эшли. «Феникс» ҖЧҖ Казиле авылында дуңгыз фермасы төзеде. Таһир Хәрмәтуллинның крестьян-фермер хуҗалыгы да үз эшчәнлеген уңышлы алып бара. 2019 елда ул ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грантына ия алды. Айдар Әхмәтгалиев шәхси хуҗалыгында күпләп үгезләр үстерә. Альбина Бәширова «Алмаз» хуҗалыгының элеккеге фермасын сатып алып, үгезләр һәм таналар асрый башлады.
Халыкны сукбай этләрнең күплеге борчый. Шул гозерне район җитәкчелегенә җиткерергә ашыктылар. Гамәлдәге закон буенча сукбай этләрны ату тыела. Моның өчен җирлек җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларның заказы буенча этләрне махсус оешма алып китәчәк, дип аңлаттылар авыл халкына.
Басуларны таптап йөргән маллар да проблема тудыра. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, көтүче булып эшләргә теләүче юк. Сәбәбе – маллар саны аз, хезмәт хакы түбән. Караусыз мал хуҗаларына беркетмәләр язылып, административ комиссиягә чакырганнар. «Бу – кеше хезмәтен мыскыллау. Бер кеше дә үз бакчасына чит малны кертмәс», – диде Фаил Камаев.
«Татарстан» совхозы поселогында урнашкан мөселманнар зиратында су җыелып тора. Моны хәл итәр өчен чокыр казып, дренаж торбалар сузу кирәк. Алар «Камский Бекон» ҖЧҖ территориясе аша үтәчәк. Предприятие җитәкчелеге бу эшкә каршы түгел. Ә торбаларны җирлекнең үзара салым акчасына алырга тәкъдим ителде.
Авыл халкы «Татарстан» совхозының ташландык биналарын да искә алды. «Совхозны киредән тогызып булмасмы?», – дип кызыксыналар. Фаил Камаев бу юнәлештә эш бара, биналарны төзекләндереп эш башларга теләүчеләр бар дип белдерде: «Булганны җимерергә ансат ул, киредән торгызу гына җиңел түгел», – диде.
Җирлектә сәламәтлек саклау темасы да актуаль. Казиле авылында фельдшер-акушерлык пункты бар, әмма фельдшер юк. «Татарстан» совхозы поселогы амбулаториясендә эшләүче теш табибын халык бик ярата икән, әмма шәһәргә китеп бармасмы? Монда яшәр урыны юк. Гомумән, районда 9 фельдшер җитми. Район башлыгы Фаил Камаев сүзләренчә, кадрларны әзерләү буенча комплекслы эш алып барырга кирәк. Яшь кадрларны алып калу – җирле җитәкчелекнең бурычы.
Җирлек елдан-ел үсә. Сосновый Бор поселогында – 150, «Татарстан» совхозы поселогында 40 яңа участок барлыкка килгән. Очрашуда газ һәм су үткәрү перспективалары аңлатылды. Кнәз җирлеге халкы мондый игътибар өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев