Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләкләр тапшырылды

Җирле үзидарә көне уңаеннан район хакимиятендә район муниципаль хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Район башкарма комитетының төзелеш һәм халыкны тормыш белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Гөлназ Исхакова республика Дәүләт Советының Рәхмәт хатына лаек булды. «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Мактау грамоталарын Борды һәм Иске Абдул авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчесе урынбасарлары Фәйруза Фәсхиева һәм Гүзәл Әхтәмовага тапшырдылар.

Ассоциациянең Рәхмәт хатлары белән Боерган авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакова, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Ибраһимов, район башкарма комитетының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Азат Надыршин, район башкарма комитетының персонал белән эшләү бүлеге башлыгы Лилия Сәлимова бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев