Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләк гаепле түгел

- Зыянны каплады, дәгъваларым юк, - зыян күрүче Д. язмача гариза биреп, суд утырышында белдерде. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә-1993 елда туган Чаллы кешесе. Ул саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә.

Агымдагы елның уналтынчы маенда Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан «Бриз» бакчачылык ширкәтендә LADA 2014 автомобиле пассажирын зыянга китергән авария булган.
Чаллы егете И. хатыны белән көн дәвамында бакча участогы территориясен җыештыра, кичен ярдәмгә бер дусты килә. Яшьләр сыра эчкәннәр. Менә шуннан соң,  ирләр чүп-чарны бакчачылык ширкате территориясендәге чүплеккә чыгарырга булганнар. Салмыш ике дус машина белән чүплек ягына таба юл тоталар. Гаепләнүче белдерүенчә, транспорт чарасының хәрәкәт тизлеге сәгатенә 40 километр тәшкил иткән.
– Мин караңгы төшүен аңладым, машина фараларын кабызырга кирәк, дип уйладым, өстәвенә, яңгыр явып китте. Каты өслекле юл  балчыкка әверелде.  Мин машина утларын кабызган идем, алда кинәт этле ир-ат пәйда булды. Мин аны таптатмас өчен рульне кисәк кенә сул якка бордым һәм юл читендәге баганага бәрелдем, – дип хәбәр итте И.җавап сүзендә.
Бәрелешү нәтиҗәсендә, аның кул-аяклары имгәнүдән тыш, пассажиры да зыян күрә, егерме яшьлек егет күпсанлы җәрәхәтләр ала. Эт белән йөрүче ир тиз арада 112 номерына шалтыратып коткаручыларны, ашыгыч ярдәм  чакыра, егетләрне хастаханәсенә алып китәләр. Кизү торучы табибка күренмичә дә, авария өчен гаепле өенә кайтырга ашыга. Ләкин аның дустына хастаханәдә берничә көн һәм төн үткәрергә туры килә. Шушы вакыт эчендә И. аның янына килеп, акчалата ярдәм итә. Суд мәгълүматлары буенча, ул дустының сәламәтлеген торгызуга 100 мең сум тирәсе акча сарыф иткән, аның белән малосемейкада күршеләр булып яшәгән вакытта ук таныш булганнар.
Барысы да яхшы тәмамланды, Д.терелеп чыга (гәрчә имгәнүләр еллар үткәннән соң гына үзләре турында белергә мөмкин булса да), эт белән узып баручы да исән-сау, электр тапшырулар линиясе баганасы да элекке урында тора. Якларның татулашуы эшне туктатырга мөмкинлек бирде.
Суд утырышыннан соң, нигә исерек килеш руль артына утырырга, өстәвенә, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, дигән сораулар туа. Тагын бер сорау, машина йөртергә праваң булмый торып, нигә үз милкендә автомобиль тоту. Суд материаллары буенча, гаеплегә машинаны бүләк иткәннәр икән.  Булган хәлгә бүләк машина гаепле түгел, барысы да кешенең кылган гамәленнән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев