Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булачак уңышка нигез көздән салына

«Гигант» хуҗалыгының 200 гектарлы басуында көзге чәчәүгә багышланган семинар узды. Район башлыгы Фаил Камаев катнашындагы әлеге чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов, хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре дә бар иде.

– Бүген биредә без көзге чәчүгә керешү, аңа старт бирү өчен җыелдык. Аннары зәпкә сөрү турында да онытмаска кирәк, егетләр. Әле август зәбе бара, аннары сентябрь зәбе җитәчәк. Бу эшләрне үз вакытында башкарып чыгуны максат итеп куегыз, – дип семинарны ачып җибәрде район башлыгы Фаил Камаев.

Хәбетдиновка бирелде. Җитәкче көзге бодайны чәчүгә керешкән хуҗалыкларны атап узды. Бу «Кама» агрофирмасы, «Ярыш», «Гигант», «Кама-Бекон», «Парадиз» хуҗалыклары.

– «Гигант» алдынгы хуҗалыкларның берсе. Көзге, язгы культуралар буенча сездә иң югары күрсәткечләр, – дип Рәшит Васил улы сүзне хуҗалык агрономына бирде.

«Гигант»ның көзге чәчү басуында җирне дискатор белән эшкәрткәннәр, культивацияләп, чәчүгә керешкәннәр. Басуның 125 гектар булган бер ягына супер элиталы «Скипетр» сорты, икенче ягына, сатуга дип, 75 гектар шундый ук сортлы бодай чәчү белән мәшгульләр. Чәчүдә эшләүче техника, кертелүче катлаулы ашлама, һәм башкасы турында да әйтелде.

ТРда «Россельхозцентр»ның Тукай районара филиа лы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов орлык материалларын махсус препаратлар белән чәчү алдыннан эшкәртү, тукландыру, чәчү вакыты турында сөйләп үтте.

– Бодайны чәчүнең иң яхшы вакыты 20 августтан башланырга тиеш. Көзге бодай илле биш көн үсәргә тиеш. Шуңа күрә, 5нче сентябрьгә кадәр чәчүне тәмамларга дигән бурыч куябыз. Иртәрәк чәчелгән басуларда уңышы да әйбәтрәк була. Көзге бодай дүрт-биш сабак чыгарып калдырырга тиеш. Шул вакытта үсенте ныклы була. Димәк, вакытында чәчәргә кирәк. Ә быел шартларына китереп, тиешле эшләрне башкарып чыгар өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Аннары, үсемлекләргә беренче чиратта азот, фосфор, калий кирәк. Ул чәчкән вакытта бирелә һәм әлбәттә микроэлементлар да зур әһәмият уйный. Шунысын да әйтеп үтәсем килә: эштә бары сыналган препаратлардан гына файдалану мөһим. Шул вакытта гына без яхшы уңыш турында сөйли алачакбыз, – дип сүзен тәмамлады Назыйм Минвәли улы.

Семинар вакытында икмәкне чит илгә сату турында да сүз күтәрелде. Сатуга киткән ашлыкка таләпләр зурдан. Ул авырулардан, чүп үләне орлыкларыннан чиста булырга тиеш. Хуҗалыкларның ашлыкны аерым сатудан кала, кооператив аркылы җибәрү мәсьәләсен дә карап уздылар. «Икмәкне кооператив аркылы читкә сату безнең алда тагын да зуррак таләпләр куя. Чөнки, кооперативка эләккән икмәктә авырулар, күгәрек ише әйбер табылса – бөтен кооперативның ипие юкка чыга дигән сүз бу», – дип билгеләп үтте Фаил Камаев.

Семинар ахырында хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә бирелгән мәгълүматка нигезләнеп, нәтиҗәләр ясалды, киңәшләр бирелде. Шулай ук район башлыгы да, районның авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе дә игенчеләргә технологик карта турында онытмаска, көзге чәчүгә кагылышлы максатларга ирешү бурычлары куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев