Буген Тукай районы башлыгы Фаил Камаев гражданлык бурычын үтәде
Ул 2648 номерлы сайлау участогында тавыш бирде. Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин да әлеге чарада катнашты.
Исегезгә төшереп китәбез, Татарстанда РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда барлык сайлау участоклары эшли. Тавыш бирү Россия кулланучыларына күзәтчелек идарәсе таләпләренә катгый туры китереп оештырылды. Тукай районында 44 сайлау участогында тавыш бирергә мөмкин.
Рөстәм Зәкиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев