Бүген Татарстанда 31 градуска кадәр җылытачак, урыны белән яшенле яңгыр явачак
Синоптиклар фаразы буенча, 23 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин, урыны белән яңгыр көчле булачак. Аерым урыннарда яшен булуы, боз явуы ихтимал.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с тизлектә исәчәк. Яшенле яңгырлар вакытында җилнең тизлеге кыска вакытка 15-20 м/с кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +15..+20 градус җылы булачак. Көндез һава +26..+31 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев