Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәтке ишегалларында эш кайный

Бәтке авылының ишегаллары төзелеш мәйданына әверелде. Гагарин һәм Яңа урамнарындагы күп фатирлы йортлар каршында эш кайный. Төзүчеләр карамагында барлыгы җиде ишегалды – алар «Безнең ишегалды» программасы нигезендә үзгәртеп корыла. 

Актарып атылган туфрак, тротуар һәм юл читләрендәге кубарып алынган бордюр плитәләре, анда-санда чыгарыласы чүп-чар өемнәре, тәртип белән өеп куелган төзелеш материаллары – барысы да биредә төзелеш эшләре баруын күрсәтеп тора. 
Бәткедә төзекләндерү эшләре «Безнең ишегалды» программасы буенча алып барыла. Төп подрядчы – «Автострой» ҖЧҖ. Оешманың прорабы Анатолий Жилкин, вакыты тар булуга карамастан, мәшәкатьләреннән бүленеп эшнең ничек баруы белән таныштырды. Аның әйтүенчә, һәр ишегалды үз проекты буенча үзгәртеп корыла. Гагарин һәм Яңа урамнарындагы төзекләндереләчәк мәйданнар иске корылмалардан арындырылып, ишегалларында җир эшләренең төп күләме башкарылган инде. Иске балалар мәйданчыклары сүтеп алына, алар урынына яңалары куелачак. Электр линияләре күчерелә – проект буенча баганаларны юлдан тиешле ераклыкка чыгарып утыртырга туры килә. Бу эш электр челтәрләре компаниясе җаваплылыгында. Куәтле техника ярдәмендә иске агач һәм кирпеч корылмалар сүтелә. Шәхси гаражлар йортлардан читкәрәк, алдан билгеләнгән, тигезләп әзерләнгән урыннарга туплап урнаштырыла. Яңа тротуарлар, юллар салыначак. Кешеләргә йөрергә уңайлы булсын өчен беренче чиратта тротуарлар асфальтлана, бордюрлар куеп, вак таш һәм туфрак түшәп, аларны асфальт җәю өчен әзерлиләр. Подъезд каршыларына, йорт тирәләренә су җыелмаслык итеп бетон түшәләчәк. 


«Минем гаражым күчерелде. Үзем яшәгән йортка якын, уңайлы урында. Хәзер менә туганым Сашага ярдәм итәргә чыктым», – ди биредәге күпфатирлы йортларның берсендә гомер итүче Яков Алексеев. Ул үзгәрешләрдән канәгать. Ишегалларының җыйнакланып калачагына бернинди дә шиге юк Яков Леонидовичның. Чынлап та, узган ел «Татарстан» совхозы поселогында, Круглое Поледа булган матур үзгәрешләрне бәткелеләр күреп беләләр һәм үз ишегалларының уңайлы, күрер күзгә күркәм булуын телиләр. 
«Кешеләр сүзенә колак салабыз, – ди Анатолий Николаевич, – шуңа күрә дәгъва белдерүчеләр юк диярлек. Мәсәлән, төзелешкә комачауламаган агачларны кисмибез. Узган ел «Татарстан» совхозы поселогы белән Круглое Поле поселогында да шулай иттек. Проектка комачауламый һәм ишегалды күренешен бозып тормый торган төзек корылмалар да урыннарында кала. Хуҗалары аларны карап, җыештырып тотарлар дип уйлыйбыз». 
Төзелешкә барлыгы 18 кеше җәлеп ителгән. Алар иртәнге сәгать 7дән кичке 7гә кадәр төзелеш мәйданында. Эш башлыча техника – экскаваторлар, йөк төягечләр, үзбушаткыч машиналар ярдәмендә башкарыла. 
Анатолий Жилкин белдерүенчә, график буенча Бәтке ишегалларын төзекләндерүне ике ай эчендә тәмамлау каралган. Әле «Татарстан» совхозы поселогында да быелга билгеләнгән күләмнәр бар: Советская һәм Интернациональная урамнарындагы күпфатирлы йортларның ишегалларын үзгәртеп кору планлаштырылган. 

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда эшли башлады һәм ул өч елга исәпләнгән иде. Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә программаны үтәү вакытын өч елдан биш елга кадәр озайту турында карар кабул ителде. Шуңа карамастан, төзекләндереләчәк ишегаллары саны һәм эш күләме үзгәрешсез калды. Тукай районында әлеге проект кысаларында барлыгы 85 күпфатирлы йорт территориясе төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев