Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае узачак
30 июльдән 2 августка кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае узачак. Анда Тукай районы вәкилләре дә чакырулы.
Быелгы съезд конгрессның 30 еллыгына туры килә. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә үткәреләчәк. Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында Милли Шура составы сайланачак. Ул 2 нче август көненә билгеләнгән. Корылтайга 35 илдән 1000 делегат һәм 500 шәрәфле кунак килүе көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев