Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтен көчебезне сыерлар баш санын киметүгә чик куюга юнәлттек

Дәүләт Советында авыл хуҗалыгы үсеше буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Татарстанда сыерлар баш санын киметүгә чик кую юнәлешендә эш бара. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте. Ул 2018 елның беренче яртыеллыгында «Авыл хуҗалыгы үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү» дәүләт программасы үтәлеше нәтиҗәләре белән таныштырды.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышын комитет рәисе Таһир Һадиев ачып җибәрде. Ул Татарстан Президентының парламентка Юлламасында Татарстанның үз халкын сыйфатлы продукция белән тәэмин итүче һәм читкә дә продукция чыгаручы төбәкләрнең берсе булуына басым ясалганын искәртте. «Бу авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Авыл хуҗалыгы икътисад үсешенә генә өлеш кертеп калмый, ул тормыш рәвеше, тел, мәдәниятне саклап калуда да роле зур», - диде комитет рәисе. Ул аеруча нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар, 140 тоннадан артык сөт җитештерүче предприятиеләр булганын билгеләп үтте. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, безнең авыл хуҗалыгы продукциясенең күп өлеше республикадан читтә эшкәртелә. «Ә бу безнең кулдан ычкындырылган табыш», - дип Таһир Һадиев авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары һәм агросәнәгать паркларын үстерү мөһим бурычлар булуын әйтте.

Ришат Хәбипов әйтүенчә, 2018 елның 1нче яртыеллыгында дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 7 млрд 122,04 млн сум бюджет акчасы юнәлдерелгән, шул исәптән, 2 млрд 238 млн сум федераль казнадан. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр быел 6 ай эчендә барлыгы 82 млрд 685,3 млн сумлык продукция җитештергән.

Министр урынбасары терлекчелекнең борчылырга мәҗбүр иткән бәяләр шартларында эшләгәнен билгеләп узды. «Бу хуҗалык эшчәнлеген оештыруда нык чагылыш тапты. Гомуми акчалата керемнең 40 млрд сумы, ягъни 75 проценты терлекчелеккә карый. Төп керем чыганагы – сөт акчасы», - дип ул сөт сатудан фаразланган керемнең күпмесе алынмаганын әйтте. Беренче яртыеллыкта 2,5 млрд сум, 2018 елның 9 аенда 4 млрд сумга кадәр акча кермәгән, булып исәпләнә. «Шул ук вакытта, республика һәм Россия Федерациясе бюджетларыннан 2,4 млрд сум күләмендә субсидия, хуҗалыкларга сөткә бәя төшүне җиңелрәк кичерергә булышты. Моның өчен Президентка, хөкүмәткә рәхмәтлебез», – диде Ришат Хәбипов. Ул бүген сөткә бәяләрнең былтыргыдан өч сумга калышуын әйтте.

Министр урынбасары мөгезле эре терлек, дуңгыз, кош итенә бәяләрнең соңгы өч еллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә туктап калганын белдерде. «Бәяләр буенча уңай динамика булмавы җитештерү күрсәткечләрендә чагылыш таба. Узган айда кош, дуңгыз ите күләмнәре арту темплары сүлпәнәюен күзәтәбез. Мөгезле эре терлек итенең 1 процентка кимүе күзәтелә», - диде.

Ришат Хәбипов районнарның терлекчелектә күрсәткечләре аерылуына игътибарны юнәлтте. «Сөт җитештерү буенча алдынгы районнар корылык шартларында да уңай динамиканы саклап килә, ә терлекчелек үсешенә салкын караган районнарда күрсәткечләр дистәләгән процентка кимегән районнар да бар», – дип ул берничә ел җитештерүне киметүче районнарны үсешне тоткарлаучылар, өстерәлеп килүчеләр дип атады. 10 ел дәвамында мондый исемлеккә Чирмешән, Менделеевск, Бөгелмә, Мөслим, Спас, Чистай районнары эләккән.

Министр урынбасары сөт терлекчелегендә яшь терлек үрчетүгә дә игътибар бирелергә тиешлеген әйтте. Аның әйтүенчә, Әтнә, Кукмара, Саба, Кукмара, Мамадыш, Балтач районнары сөт җитештерү буенча алдынгы булулары гаҗәп түгел. Ә яшь мөгезле эре терлек саны буенча артта калган Әгерҗе, Кама Тамагы, Чистай, Тукай, Яшел Үзән, Чирмешән, Апас районнарында сыерларның нәтиҗәлелеге дә шул дәрәҗәдә генә, ди ул.

«Сөт базарында вазгыять вакытлы дип өметләнәбез. Бөтен көчебезне сыерлар баш санын киметүгә чик куюга юнәлттек. Президент ярдәме белән, бүлеп бирелгән 360 млн сум акча ярдәмендә февральдә халыкка бу акчаларны җиткерә алды. Бүген халыкта аңлау бар. Алар шәхси хуҗалыклардагы 110 мең баш сыерны саклап кала. Терлекчелек гел игътибарлы караш сорый. Урып-җыю беткәч, бу юнәлештә эшне куәтле алып барачакбыз», - дип ышандырды Ришат Хәбипов.

Таһир Һадиев корылык факторлары да, сөткә бәяләр дә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре эше нәтиҗәләрендә чагылыш тапканын ассызыклады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев