Якты юл
  • Рус Тат
  • Бәрәңге уңышын ничек күтәрергә?

    Моның өчен язга кадәр үк әзерләнеп куегыз.

    Узган елда бәрәңге уңышы республика күләмендә элекке еллардагы кебек артык куандырырлык булмады. Бу хәлгә күп факторлар сәбәпче. Проблема һава шартларына гына бәйле түгел. Кызганычка каршы, бәрәңге җирләренең елдан-ел ярлылана баруын онытабыз. Төрле чирләр дә бәрәңге уңышына кире йогынты ясый.
    Алдагы язга кадәр байтак вакыт бар һәм, гәзит укучыларыбызның сорауларын исәпкә алып, бәрәңге уңышын арттыру өчен нәрсәләр эшләргә һәм язга кадәр нинди ашламалар, препаратлар әзерләп куярга кирәклеген исегезгә төшерәбез.

    Уңышның түбән булуын һава шартларына бәйләп, кайбер белгечләр колорадо коңгызыннан, фитофтороз авыруыннан күрә. Бу дөрес түгел. Хәзер коңгызга һәм башка төр авыруга каршы нәтиҗәле препаратлар бар. Тик аларны вакытында, белеп файдаланырга кирәк. Соңгы елларда җирне торф белән ашлау, көл, кош тизәге кертү онытылды. Бу исә уңыш түбәнәюгә, бәрәңгенең сыйфаты югалуга китерде.
    Мисалга бәрәңгене шыттырып утыртуны алыйк. Элек-электән ата-бабаларыбыз бәрәңгене шыттырып кына утырткан. Хәзер исә баздан чыгарылган орлыкны уртага ярабыз да тизрәк туфракка күмәргә ашыгабыз. Гадәттә, бәрәңге утырту туфрак ныклап җылынгач, якынча майның унбишләре-егермеләрендә генә башлана. Аңа кадәр җир юньләп җылынырга да өлгерми. Әнә шуңа да алдан шыттырылмаган орлык җир астында 20-30 көн тик ята.
    Бәрәңгегә шытып чыкканнан соң өлгерү өчен 90-110 көн таләп ителә. Алдан шыттырылмаган орлык июнь уртасында гына шыта. Безнең климат шартларында бәрәңге ачык һавада 60 көн чамасы гына үсеп кала. Мондый кыска вакыт эчендә бәрәңге өлгерү түгел, аның кабыгы да ныклап калынаерга өлгерми. Шул сәбәпле, бәрәңгенең тәме булмый, кышын саклаганда тиз бозыла. Кабыгы ныгымаган яшь бәрәңге төрле авыруларга да тиз бирешә.
    Күпьеллык тәҗрибәләрдән күренүенчә, иртә өлгерүче сортларның орлыгын шыттырып, май башында утыртканда, аның уңышы югары була.
    Бәрәңге үсентесе авыр, әче туфракта уңмый. Уңдырышлы, җиңел туфракта ул иркенләп үсә, югары уңыш бирә.
    Игенчелектә туфракка матдәләрнең кире кайту законы бар. Шушы закон нигезендә туфрактан уңыш белән чыккан матдәләр ашлама кертү юлы белән җиргә кире кайтырга тиеш. Кызганычка каршы, бу таләп еш кына үтәлми. Шул сәбәпле, бәрәңге җирләре җитәрлек кадәр ашлама алмый, туфрак көчен югалта.
    Бәрәңге үсентесе ашламага бик тә сизгер. Аның тамыр системасы үсемлек авырлыгының нибары 7 процентын тәшкил итә. Бәрәңге, чөгендергә караганда, азот һәм калий ашламаларын — акрынрак, ә фосфорны тизрәк үзләштерә. Шуның өчен бәрәңге җиренә азотлы һәм калийлы ашламаларны күбрәк бирергә кирәк. 100 центнер уңыш биргән һәр гектар бәрәңге җире азотны — 50, фосфорны — 17, калийны 70 килограмм тота. Берничә ел бер үк урында бәрәңге үстерү җирнең хәлсез­ләнүенә һәм уңышның түбәнәюенә китерә. Икенчедән, күп еллар бәрәңге үстерелгән җир фитофтороз дигән куркыныч авыруның гөмбәчекләре белән зарарлана. Нәтиҗәдә, шушы авыру аркасында 30-40 процент уңышны алып җиткерә алмыйбыз. Уңдырыш­лы туфракта, сабаклар көчле булып үскән җирдә бәрәңге үсентесенә бу куркыныч авыру ябышып бармый.
    Әйткәнебезчә, бәрәңге җир­ләре ашламага мохтаҗ. Моны үсентеләрнең тышкы күренешләреннән үк белеп була. Мәсәлән, туфракта калий җитмәгән очракта яфраклар зәңгәрсу-куе яшел төскә керә, азот җитмәгән үсентеләр үсүдән бөтенләй диярлек туктый.
    Күпьеллык тәҗрибәләрдән күренүенчә, уңдырышсыз, авыр, әче туфраклы җирләрдә бәрәңгенең һәм башка культураларның уңышын күтәрүдә торф туфы ифрат зур роль уйный.
    Инде көннәр дә язга авыша башлады. Көннәр артык салкын булмаганда көздән сакларга базга салынган бәрәңгеләрегезнең дә торышын белергә онытмагыз. Базның артык дымлы яисә салкын булуына юл куймагыз. Шулай ук, бәрәңге бакчагызның туфрак үзенчәлеген исәпкә алып, язын кулланыласы органик һәм минераль ашламаларны да хәстәрләп куярга кирәклеген истән чыгармагыз.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: