Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән милли йола- каз өмәсе

Әби-бабаларыбызның күркәм гадәт-йолалары, матур бәйрәмнәре бик күп.Шуларның берсе-борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән милли йола- каз өмәсе.

Авыл халкы элек тә, хәзер дә казларны күпләп асрыйлар.Көз көне һәр йортта каз өмәләре гөрли.
Казның ите дә бик тәмле була. Ә маен дару урынына да файдаланалар. Аны бит – колак өшегәндә сөртәләр.
Ә каз мамыгыннан йомшак, күпереп торган мендәрләр, ястыклар, каурыйларын сыдырып таба майлау өчен пумала( май канаты) ясыйлар.
Каз канаты каурый- каурый
Хатлар язарга ярый
Уйнамагач та көлмәгәч
Бу дөнья нигә ярый?
Менә бүген без- мәктәп яны лагерында ял итүче балаларны үзенчәлекле борынгы йола белән таныштырдык , күңелле итеп, гөрләшеп, шаян сүзләр, табышмаклар әйтешеп, май канатлары үрдек.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга май канаты ясау серләрен төшендерделәр. Балаларның бик яратып, теләп үргән пумалаларын , әни- әбиләренә бүләк итеп , үзләренә үк биреп җибәрдек.
Илләребез тыныч, табыннарыбыз ипекәйле, һәр йортта да май канатлары белән майлап ашарлык тәмле милли ризыкларыбыз пешеп торсын, гаиләләребездә татулык,муллык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев