Бордылылар сынатмый
Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү буенча чираттагы семинар Бордыда узды.
Очрашу авыл советы бинасының утырышлар залында башланды. Керү белән тәртип күзгә ташланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов авыл җирлекләре башлыкларына салымнар җыю барышын контрольдә тоту зарурлыгын искәртте. Транспорт өчен салым Иске Абдулда тулысынча җыелган, милек һәм җир салымы буенча Круглое Поле лидер. Борды авыл җирлегендә транспорт өчен салым җыю – 88 процент, милек өчен – 50,2 процент, җир өчен 75,8 процентка үтәлгән.
– Бордыда юллар тәртиптә, эш бара. Биредә авыл хуҗалыгы оешмалары юк, халкы төрле өлкәләрдә эшли. Шулай да авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова тынгысыз кеше, барысын берләштереп, оештырып тора. Теләсә кайсы мәсьәләне чишү юлын таба, – диде район башлыгы Фаил Камаев.
Мәктәп бинасында берьюлы өч оешма урнашкан: авыл советы бинасы, урта мәктәп һәм балалар бакчасы. Борды мәктәбендә автомеханика техникумы филиалы ачылачак. Төзү эшләре 2020 елга планлаштырылган. Мәктәп территориясендәге шугалак, кардан ясалган фигуралар район җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде.
Мондый очрашуларда район җитәкчеләрен, беренче чиратта, шәхси ярдәмче хуҗалыклар кызыксындыра. Бүген аларны Бордыбаш авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсе белән таныштырдылар. Арсин һәм Галия Абдуллиннар уллары Марсель, килене Гөлнур, ике оныгы белән гаилә фермаларында 26 эре терлек: 11 савым сыеры, 15 бозау һәм 4 ат асрыйлар. Маллары чиста, тәрбияле. Өстәвенә, 15 гектар пай җирендә үзләре ашлык үстерә. 2015 елда хуҗалар дәүләттән субсидия алып мини-ферма төзегәннәр. Дөрес, чыгымнары күпкә артыграк булган. Шулай да, җитештерүне киметмәгәннәр. Хәзер Абдуллиннар көн саен 100 литр сөтне Чаллыга илтеп сата, авылдашларына да җитә. Галия апа 11 сыерны да кул белән савабыз, сөтебезне бик яраталар, клиентларыбыз көтеп тора, ди. Эшнең күләмен исәпләп, Фаил Камаев гаилә фермасына савым аппараты алырга киңәш итте. Махсус программада катнашып, хөкумәттән ярдәм алырга да була. Арсин Абдуллин район башлыгына түбәнрәк бәядән печән төрү техникасы алып булмасмы, дип мөрәҗәгать итте. Фаил Камаев 30х30х30 программасы барлыгын искәртте, ягьни чыгымнарның 30 процентын фермер түли, калган чыгымны хөкумәт һәм техниканы җитештергән предприятие күтәрә. Җирне, авылны ярткан, эшктән курыкмаган Абдуллиннарга крестьян-фермер хуҗалыгы ачарга һәм яңа эшли башлаган фермер буларак, 3 миллион сумга кадәр грант алырга киңәш иттеләр. Аннары ике ел эшләп, гаилә фермасы ачарга да мөмкин, ул чагында дәүләт ярдәме дә күбрәк була.
Борһановларны районда белмәгән кеше юк. Аларның хуҗалыгында бүгенге көндә 5 савым сыер, 16 үгез, 8 ат. 130 гектар пай җирләре, үз техникалары бар. Аларның мини-ферма төзеп, 400 мең күләмендә дәүләт субсидиясе алу мөмкинлеге бар. Бүген хуҗалар ярминкәдән кайтып керми, шуның белән көн күрәләр. Үз продукцияләрен матур итеп төреп тәкъдим итүләре дә игътибарга лаек. «Мондый тырыш гаиләләр белән очрашкач, кәефем күтәрелә, ди район башлыгы Фаил Камаев. – Безнең бурыч – аларга һәрьяклап ярдәм итү. Иң мөһиме, авыл кешесен кәгазь эшеннән азат итү, калганын алар бездән дә яхшырак белә».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев