Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Борды комсомоллары турында сөйләргә килдем»

– Сезнең газетагызда комсомолның 100 еллыгына багышлап мәкаләләр бастырыла башланганын күрдем дә редакциягә килергә булдым. Минем дә истәлекләрем белән уртаклашасым килә. Үзем турында түгел, Борды мәктәбендә, элеккеге «Чулпан» совхозында комсомол оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләргә килдем, – дип башлады сүзен Валентина Васильевна Маслова (Сәгыйтдинова). Ул тумышы белән Борды авылыннан, мәктәптә укыганда 8 сыйныфтан ук комсомол секретаре булган. 1976-1978 елларда элеккеге «Чулпан» совхозында комсомол секретаре, соңыннан Яр Чаллының Автозавод комсомол райкомында яшьләр белән эшләү бүлегендә, Кама автомеханик техникумында комсомол оешмасында, «Көмеш кыңгырау», «Нур» газеталарында баш икътисадчы булып эшләгән. Валентина Васильевна –Татарстанның атказанган икътисадчысы, бүгенге көндә лаеклы ялда.

– Борды мәктәбе – бик зур, көчле, районда танылган мәктәп иде, безгә унлап авылдан килеп укыдылар. Ул чордагы мәктәп директоры Александр Иванович Касакинны, аның тәрбия эше буенча урынбасары Петр Андрианович Кузьминны сагынып искә төшерәм. Петр Андриянович гел безнең белән бергә булды, җәмәгать эшенә өйрәтте, мин аңа рәхмәтле, – дип сөйләде Валентина Васильевна. 
– Дәресләрдән соң калып, бәйрәм чараларына, конкурсларга әзерләндек. Мәктәпнең үз бакчасында яшелчәләр үстердек. Бакчачылыкта җитәкче Фаим Нуретдинович булды, бик көчле укытучы, ул биология фәнен укытты. Колхоз бакчасында, басуларда эшләдек. Район мәктәпләре арасында үткән бәйгеләрдә алдынгылардан булдык. Математика фәнен дә бик яхшы укыттылар, безнең мәктәпне бетерүчеләр арасында баш икътисадчы, баш хисапчы булып эшләүчеләр күп булды.

Комсомолга яхшы укучыларны гына кабул итәләр иде. 
Комсомолга кергән көн дә хәтердә уелып калган. Бугенгәчә кемнәрнең комиссиядә утырганлыгы, нинди сораулар биргәнлеге исемдә. «Ни өчен комсомолга керәсең?» – дигән сорау да булды. Озак уйлап тормадым: «Комсомол буласым килә», – дип җавап бирдем.

Мәктәпне тәмамлагач та комсомол тормышы гөрләп торды. Күңелле яшәдек, үзара дус идек, район күләмендәге конкурсларның берсен дә калдырмадык, катнашып, җиңеп бардык. Көндез һәр кеше бит үз эшендә – механизатор җир сөрә, сыер савучы фермада, тракторда эшләүче кызларыбыз да бар иде. Шуңа күрә җәмәгать эшләрен кич башкардык. Алдан ук сөйләшеп куябыз да, кич җиткәч, авыл клубына җыелышып, берәр чара әзерлибез, яисә стенгазета ясыйбыз. Атна саен «Прожектор» газетасын чыгардык, анда авыл хуҗалыгындагы уңышлар, югары нәтиҗәләр турында гына язып чикләнмәдек, тәнкыйтьләү макәләләре, хәтта фельетоннар язып, карикатуралар ясадык. Комсомоллар кем кайда эшли – басуда, фермада, ындыр табагында, алар безгә эшләрендә ниләр булганны сөйли дә, без шуны иртәнгә үзебезнең газетага язып чыгарабыз. Яшьләр арасында кемдер рәсемгә оста, кемдер җыр-биюгә, нәфис сүзгә, барысына да сәләтенә күрә эш табыла. Концертлар белән авылларга йөрдек. Кызлар-егетләр арасында тәртип бозып йөрүчеләр булмады, барысы эш белән мәшгуль – уеннар уйнап, биеп, җырлап үткәрә идек кичләребезне. Үзебезнең гармунчыларыбыз, артистларыбыз бар иде. Очып-очып шул кичке очрашуларга бардык, көлешеп, күңелле итеп, вакытны үткәрдек.

Комсомол мине җаваплы булырга, һәрчак күтәренке күңел, дәрт белән эшкә тотынырга өйрәтте. 
Үз көчемә ышанырга, «Мин бүген рәхәтләнеп эшләп кайттым» дип сөенеп яшәргә дә мин комсомол елларында өйрәнеп калдым. 

Билгеле, заманалар үзгәрде, хәзер күп нәрсә финанс белән бәйле. Кич белән җыелып, үзләренең тәкъдименәрен әйтеп, бушка чаралар уздырып, концертлар куеп йөрүчеләр хәзер бар микән? Волонтерлар бар, әлбәттә, ләкин, минемчә, аларның эшчәнлеге башкачарак. Мөмкинлегем булса, шул вакыттагы пионерлар, комсомоллар оешмаларын кире кайтарыр, исемнәрен үзгәртеп булса да, төп эшчәнлеген шулай ук калдырыр идем.

Комсомол елларындагы иң яраткан җырым – «Комсомольцы– добровольцы». 
Ул җырны еш башкардык. Без барыбыз «доброволецлар» булдык, кемдер кушуы буенча түгел, үз теләгебез белән эшкә тотынып, аны җиренә җиткереп башкарырга тырыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев