Борды авылында - «Библиокөз» үтте
Алтынга манылган фасылның соңгы ае - күңелләргә сихри моң өстәгән «Библиокөз» дигән чара белән истә калыр. Аны район китапханәләр челтәре оештырды. Бу бәйрәмгә бөтен авыллардан китапханәчеләр җыелды. Анда зур хөрмәт белән ветеран китапханәчеләр дә чакырылган иде. Бәйрәм - Борды мәдәният йортында узды.
Район газетасында хәбәрче булып эшләгән елларымда килгәләп йөрсәм дә, соңгы елларда Борды авылына юлым төшмәгән икән. Килеп җитеп, мәдәният йортына күз ташлауга күзләр күңелгә сөенеч җиткергәндәй балкып куйды, әйтерсең лә каршыда күкрәп торган мәдәният сарае! Тиз-тиз эчкә үтсәм тагын да таң калдым: пөхтәлек, яктылык, диварлардан мәдәни нур бөркелә! Әйтерсең көз урамдагы салкыннан эчкә узган, матур, төсле яфраклар безне салкын җиргә атмагыз дигәндәй, матур рамкаларга тезелеп тыйнак кына тормышны күзәтә. Без кешеләр озын язларда, җәйләрдә күреп туймаган яфракларны сыйпап иркәлибез.
Бу матурлыклар белән һәркем фотосүрәткә төшә. Бер читтә китапханәчеләр каз каурыеннан таба майлый торган канатлар үреп мастер класс күрсәтәләр. Кем кызыксына бар да барып күрә, үз кулы белән әбиләребез коймак майлаган канатларны сыйпый. Мин дә читтә калмадым, үз кулларым белән ясарга өйрәндем, әле бер иң матур канатны бүләк итеп тә бирделәр.
Күргәзмәдә нинди генә кул эшләнмәләре юк, алар барсы да табигать хәзинәсеннән ясалган. Балаларның һәрбер кул эшләнмәләре югары сәнгатькә тиңләрлек!
Бәйрәм тантанасын көз турындагы шигырь белән Теләнче Тамак авылы китапханәчесе, кичәнең алып баручысы - Рамилә Сагдиева башлап җибәрде.
Алдан бирелгән биремнәр буенча ике номинациядә: балаларның кул эшләнмәләре һәм китапханәләр каршында эшләүче балалар театрлары арасындагы бәйге нәтиҗәләре игълан ителде. Җиңүчеләр Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Иң алдынгы урынны яулаган балалар театры сәхнәдә шул әсәрне тамашачыларга тәкъдим итте.
Килгән кунакларны Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбдельманова сәламләде. Һәр җирдә хуҗа кулы, хуҗа кайгыртуы сизелеп тора монда. Роза Әбдельманова, мәдәният йорты директоры Нурия Рамазанова, китапханәче Ландыш Мансурова бер-берләрен аңлап, авыл өчен янып-көеп эшләүләре бәһәссез. Гомумән, район мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләре һәр җирдә дә актив бездә, үз эшләрен белеп, яратып эшлиләр. Күп авыл җирлекләрендә бөтен гомерләрен шушы хезмәткә багышлаган уңган хезмәткәрләр бар.
Мин дә күңелем булып, сөенеп кайттым бордылылар өчен! Күпме авыл җирлекләренең әле мондый җылы, якты мәдәният йорты тик хыялда гына... Әйе, берничә ел элек алар да хыялланган булгандыр, хыялларның тормышка аша торган гадәте бар. Әмма ул зур тырышлык, максатчанлык сорый. «Библиокөз» менә шулай күңелемне җылытып кайтарды әле минем. Рәхмәт, әлеге бәйрәмне оештыручыларга. Балалар могҗиза тудыра ала икән, безнең киләчәгебез һичшиксез әкияти матур булыр! Чөнки киләчәк - алар кулында!
Рәзинә Сәетгәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев