Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боерганда балык чиртерме?

Берничә көн элек «Якты юл» газетасы коллективы «Казан егетләре» төркеме компаниясендә Боерган авылы халкы белән очрашты. Анда безне чәкчәк пешерүче дусларыбыз чакырды. «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» конкурсында иң күп катнашучылар аннан булган иде. Финалга да берьюлы өч оста үтте: Рәхилә Фәттахова, Фәймә Маннанова һәм Илүзә Гыйльметдинова. Билгеле, авылда танылган чәкчәк осталарының саны дистәгә җитә. Бәйгедә үз көчләрен сынарга барысының кыюлыгы гына җитмәде. Шулай да быел җәй татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасының Тукай районында узачак күчмә форумында тагын бер тапкыр үз осталыкларын күрсәтү хыялы белән яшиләр алар. 

Матур табигатьле Боерган авылында тырыш, уңган, кызыксынучан кешеләр яши. Клубта узган очрашуда «Яран гөл» фольклор коллективы әгъзалары белән очраштык. Фәйрүзә апа Габидуллина белән Кадрия апа Нәбиуллина – мөнәҗәт әйтүчеләр, халкыбызның милли җәүһәрләрен бөртекләп җыеп, саклап халыкка ирештерүчеләр. Күптән түгел республикакүләм «Талбишек» конкурсында да җиңеп кайтулары турында сойләделәр.
Шунысы да куанычлы, «Якты юл» газетасын Боерганда яратып укыйлар икән. Еш кына үзләре дә яза. Мисал өчен, авыл китапханәчесе, ветераннар советы рәисе Флүзә Сәлимова – безнең үз хәбәрчебез, авылдашлары тормышын даими яктыртучы. Тиздән авылда «Әфган кайтавазы» дигән хәрби-патриотик чара уздырачаклар икән. Анда Кама аръягы төбәгеннән ветеран әфганчылар чакырулы. Авыл клубы директоры Рәхилә Фәттахова hәм китапханә мөдире Флүзә Сәлимова театр елы уңаеннан «Кояшкай» театр студиясен оештырган. Хәзер алар Рәйлә Мохсинованың «Практикантлар килгән безгә» комедиясен сәхнәләштереп авылларда чыгышлар ясап йөри.
Авыл халкына без «Якты юл» газетасына алдан язылу кампаниясе турында искәрттек. Ярты елга язылу бәясе – 699 сум. Соңгы елларда социаль-икътисадый яктан үсеш кичергән районыбыз яңалыкларын даими яктыртып баручы басма ул – «Якты юл». Без аны эшләгәндә hәрвакыт укучыларыбызның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алабыз. Очрашуда чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камилянов бу уңайдан җирлекнең почта хезмәткәрләрен мактап телгә алды. Гүзәлия Шәмсетдинова, Гүзәлия Таҗиева, Алмазия Гайфетдинова халык белән ныклы элемтә тоталар. Шуны да искәртик, бүген районның байтак авылларында почтальоннар юк, халык көндәлек матбугат басмаларын вакытында алудан мәхрүм. 
Редакция халыкка якынаю юлларын эзли. Очрашуда без Боерган халкы белән булачак проектларыбыз белән дә уртаклаштык. Ә мәдәният хезмәткәрләре безгә уртак проект тәкъдим итте – җәй көне Боерганда балык тоту буенча районкүләм бәйге уздырырга. Ямьле табигать кочагында, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, дәртле җырлары белән hәркемнең күңеленә үтеп керә алган «Казан егетләрен» чакырып. Безгә калса, бик күркәм бәйрәм булачак ул. Иң мөһиме – көндәлек шөгыльләргә дә ижади якын килеп, халыкны рухландырып, талантларны ачыкларга. «Якты юл («Светлый путь») булдыра аны!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X