Якты юл
  • Рус Тат
  • Бүлмә гөлләренә биш төрле ашлама

    Бүлмә гөлләрен дәаими рәвештә ашлап торырга кирәк.

    Моның өчен берничә төрле ысул кулланырга мөмкин.
    1. Гөлләргә су сибү алдыннан атнага бер тапкыр туфракка 1 балкашык шикәр комы сибеп чыгыгыз.
    2. 1 литр суга 1 ашкашык агач көле кушып, 1 атна төнәтегез һәм шуны гөлләргә 10 көнгә бер тапкыр сибегез.
    3. Атнага бер тапкыр аспирин эремәсе (1 литр суга 1 сәдап) сиптерегез.
    4. 1,5 литр суга 1 балкашык йөзъяшәр суы кушыгыз да, шуны айга бер тапкыр гөлләргә сибегез.
    5. 1 литр суга 1 куык В12 витаминын кушып болгатыгыз да, шуны айга ике тапкыр сибегез.

    Фото pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: