Бәхетемә минем юлым
«Изгелек кыл» хәйрия марафоны күпләрнең күңелендә якты эз калдырды Тукай районында инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән «Изгелек кыл» хәйрия марафоны күпләрнең күңелендә якты эз калдырды. Йөзләгән сәламәт якташларыбыз авыруларга ярдәм кулы сузды. Чаллы кызы – коляскада утырган килеш биеп залны таң калдырган Ольга Селиванова безнең газета аша Тукай районы җитәкчеләренә, халкына шундый игелеклелек адымы өчен рәхмәтләрен җиткерде.
– Бу марафон миндә зур тәэсир калдырды. Чара игълан ителгәннән көннән мин аны күзәтеп бардым. Кичәдә искә алынган һәр инвалидның язмышы минем йөрәгемне тетрәндерде. Авыр хәлдә калган райондашларына ярдәм итү нияте – тукайлыларның саваплы эше, – дип сөйли ул.
Әлбәттә, район башлыгы Фаил Камаев кебек җитәкчеләр башлап җибәрмәсә, мондый чара уза алмас иде. Бу бик үзенчәлекле эш.
– Марафонда җыелган акчалар физик мөмкинлекләре чикле тукайлыларның хәлен җиңеләйтергә, терелеп аякка басарга, өметләре сүнгән кешеләрнең күңел чаткысын кабызып җибәрергә этәргеч булсын иде. Алар үзләренең бу тормышта кирәк булуларын тойсыннар иде, – дип тели кыз.
Ольга үзе дә язмыш тарафыннан сыналган кеше. Үзен белгәннән бирле инвалид коляскасындагы кыз физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хәлен бик яхшы аңлый.
– Тумышым белән мин Аксубай районының Федоровка авылыннан. Мәхәббәт hәм татулык хөкем сөргән зур гаиләдә тәрбияләндем. Әти-әниемә, туганнарыма мин бик газиз hәм кирәк, – ди ул.
Якыннарының чиксез яратуы аңа төшенкелеккә бирелмичә яшәргә көч биргән.
Ольга балачактан ук актив кыз була. Сәламәт балалардан калышмаска тырыша. Баскетболын, футболын уйный. «Инвалид» сүзен ишетәсе, аяусыз язмышка бирешәсе килми аның.
– Балачакта әти-әнием минем өчен күп яшь түкте. Минем бар теләгем аларны сөендерү иде. Алар хакына бәхетле буласым килде. Мин хәзер дә һәр унышымны аларга багышлыйм, – дип сөйли ул.
Хыялый кыз үзенең бәхетле тормышын болай күзаллый: «Мин Чаллы шәhәрендә яшәячәкмен. Телевидениедә эшләячәкмен. Сәхнәдә бииячәкмен. Мин танылган шәхес булачакмын. Әти-әнием минем белән горурланачак».
Гаҗәп, әмма кызның бу хыяллары әкренләп тормышка аша...
2009 елда Ольга, туган нигезен калдырып, Яр Чаллы шәhәренә күченә. Биредә ул вакытлыча яшәү өчен фатир яллый. Физкультура көллиятенә укырга керә, бию белән шөгыльләнә башлый.
– Ансат кына булмады, билгеле. Мин яшәгән күпкатлы йортта пандус юк иде. Торак-коммуналь хезмәтенә мөрәҗәгать иттем. «Сез монда пропискада түгел», – дип кире бордылар. Аптырагач, социаль челтәр аша ул чактагы шәhәр мэры Васил Шәйхразиевка язып җибәрдем. Ул миңа ярдәм итте, – дип искә ала Ольга.
Тормышта бит бер очрашу да очраклы түгел. Мэр белэн танышкач, кызның теләкләр исемлегеннән тагын бер пункт тормышка аша – Ольганы коляскада биючеләр фестиваленә чакыралар.
– Хәтерлим, башта мин бик курыктым. Гомеремдә андый чараларны күргәнем юк иде... Дусларымны минем белән барырга чакырдым, алар ризалашты. Әмма көне җиткәч, фестивальдән мин баш тарттым. Кыюлыгым җитмәде. Тик дусларым каты торды. Сәхнәдәге тамашаны мин сокланып карадым. Һәр чыгыш биючеләргә хөрмәт, кабатланмас хисләр уятты...
Бер елдан соң Ольга Селиванова үзе фестивальдә катнашып зур уңышка ирешә. 2013 елда континентлар кубогында коляскалы бию төрендә җиңүче буларак дөньяга таныла.
– Төрле ярышларда, Сочи шәһәрендә узган паралимпия уеннары ачылу hәм ябылу тантаналарында, Сербия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Казан кебек зур шәhәрләрдә үткән конкурсларда чыгышлар ясадым, – дип сүзен дәвам итә ул.
Соңрак бергә биегән егетләр белән Ольга баскетбол уйный, бу спорт төре белән дә җитди шөгыльләнә башлый. «Алар арасында – мин бердәнбер хатын-кыз», – дип горурланып сөйли Ольга.
Сәләтле, тырыш булса да, Ольгага эш табу ансат булмый.
– Башта мин бер матурлык салонына администратор булып эшкә урнашмакчы булдым. Мине күрүгә үк: «Сез клиентларның кәефен генә төшерәчәксез», – дип кире бордылар. Икенче эш урынында да җавап кыска булды: «Юк!» Мондый мөнәсәбәт, әлбәттә, минем кәефемне төшерде. «Ни өчен дөнья миңа рәхимсез? Минем эшлисем килә... Белемем, акылым да бар», – дип, мин үкси-үкси елый идем... Ә көннәрдән бер көнне телефон шалтырады.
Интернетта аның резюмесын күреп, шәhәр телевидениесенә реклама менеджеры итеп чакыралар.
2015 елдан бирле Ольга яраткан эшеннән аерылмый. Коллективта яраталар, hөнәри осталыгын югары бәялиләр.
Шулай итеп хыяллар тормышка аша. Бары тик максат куярга, көч куеп тырышырга, әйләнә-тирәгә уңай фикердә булырга, позитив уйлар белән генә яши белергә кирәк. Янәшәңдә яраткан туганнарың, дусларың да булса, бар да мөмкин икән дөньяда. Кыз шундый фикердә.
Әйе, Ольга Селиванова – күпкырлы шәхес. Ул барлык кеше өчен дә зур үрнәк. Аның тырышлыгына, максатчанлыгына, үҗәтлегенә сокланып бетеп булмый! Йөрәге киң, күңеле ачык, нияте изге аның.
Менә күптән түгел ул машина йөртү таныклыгы алган. Хәзер инде коляскасы белән тукталышларда тормый, машинасын кабыза да китә. «Татарстан энҗесе» конкурсында да җиңү яулаган. Алдагы көннәрдә мәктәп укучылары hәм ата-аналары белән очрашулар үткәрү, аларга физик мөмкинлекләре чикле кешеләр турында сөйләү, үз тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашу турында планнар кора ул. Ә иң зур хыялы – гомерлек мәхәббәтен табу.
– Хатын-кызга күп кирәкми бит. Тормышта таянырлык терәк, тотынырга көчле кул, хыялларны чынга ашырырга ышаныч-өмет, матур сүзләр, кайвакытта чәчәк бәйләме hәм сау-сәламәт балалар кирәк. Минем иң зур теләгем – киләчәктә хатын-кыз бәхетен тою, үз ярымны табып кияүгә чыгу hәм, иң мөhиме, әни булу, – ди Ольга.
Ышанам, көчле рухлы замандашымның бу хыяллары да тормышка ашар. Ольга яраткан хатын да, алтын йөрәкле әни дә булыр. Аны күреп тагын бик күпләр тормышны яратырга, кадерен белергә өйрәнер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев