Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхет акчада түгел

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты бел­гечләре 2018 ел дәвамын­да халык арасында үткәрел­гән сораштыруларга йомгак ясаган.

Грозный, Төмән, Ижевск, Махачкала һәм Краснодар. Әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында тормыш дәрәҗәсеннән канә­гать булучылар күбрәк. Казан һәм Чаллы халкында исә иртәгәге көнгә ышаныч зуррак икән.

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты бел­гечләре 2018 ел дәвамын­да халык арасында үткәрел­гән сораштыруларга йомгак ясаган. Илнең 78 шәһәрендә яшәү­челәрнең хәлен белеш­кәннәр. Билгеле ки, сүз зур һәм уртача калаларда гомер итүчеләр турында бара. Университет проректоры Алексей Зубец әйтүенчә, шәһәр халкы, нигездә, тормыш дә­рәҗәсеннән канәгать. Болай фикер йөртүчеләр 81 процент тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, өч-дүрт ел элек: “Яхшы яшим”, – дип әйтүчеләр тагын да күбрәк булган.

Илдә яшәүчеләрнең 63 проценты иртәгәге көнгә ышаныч белән яши. Болай фикер йөртүчеләр Казан, Чаллы, Ижевск, Уфа һәм Севастопольдә күбрәк, дигәннәр. Белгечләр моны төбәкләрдә эш урыны белән тәэмин итү яхшы дә­рәҗәдә булуга бәйләп аңлат­кан. Сораштыруда катнашкан дүрт кешенең өчесе үзе эш­ләгән оешма-пред­прия­тие­нең киләчәгенә ышаныч бел­дергән. Тагын бер нәрсә игътибарны җәлеп иткән: Мәскәү һәм Санкт-Петербург бер ге­нә күрсәткеч буенча да алдынгы урынга чыкмаган. Югый­сә әлеге шәһәрләрдә хез­мәт хакы иң югары дәрә­җәдә, дигән белгечләр. Димәк, бәхет акчада гына түгел.

Тормыш дәрәҗә­се буенча илнең иң яхшы шә­һәре дә билгеле. Әлеге исемгә Түбән Новгород лаек булган. Рейтингны Numbeo тикшерү үзәге төзегән. Барлыгы 226 шәһәр арасында Түбән Новгород 109 нчы урында. Беренче өчлектә – Австралиянең Канберра, Нидерландның Эйндховен һәм АКШның Роли шәһәрләре. Филиппин башкаласы Манила, Кытай башкаласы Пекин, Бангладеш башкаласы Дакка һәм Венесуэла башкаласы Каракас исемлек ахырында урнашкан.­ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев