«Бизәкле дөнья» - Мөслимдә
Атаклы сәнгать остасы, Калмия авылында яшәүче, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева шушы көннәрдә Мөслимнән кайтты. Анда ул район җитәкчелеге чакыруы буенча «Минем бизәкле дөньям» күчмә күргәзмәсе белән булды.
Күргәзмәне ачып, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, абруйлы рәссам Хәния ханымның эшләре, һичшиксез, югары осталыгы, төс, форма һәм текстураны берләштерү сәләте белән аерылып торуын ассызыклады. Ләкин бу күргәзмәнең максаты–мондый матурлыктан эмоциональ һәм рухи ләззәт алу гына түгел, ә татар милли чигүләрен торгызу мәсьәләсен дә күтәрү, чөнки элек һәр йортта әби-әниләребез тарафыннан оста чигелгән көнкүреш әйберләре бар иде.
Хәния Гыйльметдин кызы үзе белән төрле стильдә башкарылган 70тән артык эш алып килде, клуб хезмәткәрләре һәм сәнгать мәктәбе укучылары өчен тамбур тегү буенча мастер-класслар үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, Мөслим районында мәдәни чаралар муниципальара хезмәттәшлек кысаларында үткәрелә. Күптән түгел безгә «Зәңгәр шәл» театраль спектакле белән мөслимлеләр булып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев