Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Битлекләр коронавирустан 100 процент сакламый

Медицина битлекләре сәламәт кешеләрдә түгел, ә авыруларда нәтиҗәлерәк эшли.

Медицина битлекләрен авыру кешеләргә кигергәндә, алар нәтиҗәлерәк, тик бу очракта да алар яңа коронавирустан тулысынча саклауны гарантияли алмый. «Татар-информ» белән шундый фикерне РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан сайланган депутат, табиб-психиатр Борис Менделевич уртаклашты.

«Медицина битлекләре - ул саклауның шактый нәтиҗәле чарасы, ләкин коронавирус белән бәйле очракта алар 100 процентлы гарантия булмаячак. Шулай ук битлекләрнең сәламәт кешеләр түгел, ә авырулар киеп йөрткәндә күпкә нәтиҗәлерәк булачагын аңларга кирәк. Бу чирне таратмаска мөмкинлек бирә», — дип аңлатты Менделевич.

Гриппка, ОРВИ һәм һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган башка авырулардан саклану өчен кеше күп җыелган урыннарда битлек кияргә генә түгел, гигиена кагыйдәләрен җентекләп үтәргә, авырулар белән элемтә вакытын кыскартырга, биналарны ешрак җилләтергә дә кирәк.

«Битлекләрне киеп йөрү кагыйдәләрен үтәү бик мөһим, аерым алганда, битлекне тыгыз итеп кияргә, аңа кул белән кагылмаска, кулланыла торган битлек юешләнсә яки дымланса яңа чиста, коры битлеккә алыштырырга кирәк», — дип киңәш итте Борис Менделевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев