Биредә яшәү – минем өчен горурлык
45 еллык тарих... Элеккеге елларда һәм бүген район тормышында кайнаган тукайлылар юбилей көнендә үзләренең хатирәләре, бүгенге көн турындагы уй-фикерләре белән уртаклашты.
Галимҗан Зарипов, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Почет билгесе» ордены кавалеры:
– Мин хезмәт юлымны «Гигант» совхозында инженер-механик булып башладым. 1975 елда совхоз директоры Нәҗип Зыятдинов үзенең урынбасары итеп билгеләде. 1979 елда Калинин исемендәге колхозга рәис итеп күчерделәр. Өч елдан «Ворошиловский» совхозына директор итеп билгеләделәр һәм 2010 елга кадәр шушы хуҗалыкны җитәкләдем. Без эшләгән чорны торгынлык еллары дип атадылар. Мин моның белән килешмим. Тукай районы 500 мең кешеле Чаллы шәһәрен азык-төлек белән тәэмин итеп торды.
«Ворошиловский» совхозы яшелчә үстерүгә корылган хуҗалык иде. Без мәйданнарны мең гектарга җиткердек. Теплицалар төзедек, аларның мәйданы 5 гектарга җитте. Әлмәттә, Алабугада, Ижевскида складлар тоттык. Елның дүрт фасылында көн саен ун йөк машинасы яшелчә төяп чыгып китәләр иде. Эшкәртү дә җайга салынды – консервлау цехы ачтык. Күпфатирлы йортлар төзеп яшәр өчен шартлар тудыра идек. Шул елларда Бәткедә йортларга газ үткәрелде.
Иң авыр вакыт – совет системасы таркалган чор, ягъни 1990-2005 еллар булды, ләкин анда да хуҗалыкны саклап кала алдык. 90нчы еллар уртасында республика программасы буенча 24 млн сумлык кредит юллап алуга һәм техниканы яңартуга ирештек. Ул чакта алынган техника әле бүген дә «Чаллы яшелчәсе»нә хезмәт итә.
Хезмәт юлымда бик күп яхшы кешеләр очрады. Легендар җитәкчеләр Рәфыйк Ямалиев («Чкалов» колхозы рәисе), Мөнәвир Юнысов («Коммунизм» колх.), Фатыйх Якупов (М.Җәлил исемендәге колх.), Нәҗип Зыятдинов («Гигант» совх.), Котбел Вәҗиев һәм Фоат Вилданов («Камский» совх.), Әмир Кыямов («Ильбухтинский» совх.), Ильяс Гыйлаев («Игенче» колх.) районны тотып торган гаярь ирләр булдылар.
Пенсия яшенә чыккач та көчемнән килгән кадәр туган җиремдә файдалы булып яшәвем өчен дә сөенәм. 2011 елда ул вакыттагы район башлыгы Васил Хаҗиев үзенең киңәшчесе итеп чакырды. 2015 елдан башлап биш ел дәвамында район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе булып эшләдем.
Әсхәдә Наврозова, район советы аппаратының элеккеге җитәкчесе:
– Тумышым белән мин Әлки районыннан. Тукай районында 1986 елдан яшим. Баштагы елларда авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләдем. Шул вакытлар белән хәзергене чагыштырсак, җир белән күк арасы. Ул чакта районда 16 колхоз, 13 совхоз исәпләнә иде. Әйе, алдынгылары, көчлеләре бар иде. Ләкин хәзерге көндә авыл хуҗалыгы бигрәк тә алга китте. Район территориясендә эре кошчылык, терлекчелек комплекслары эшләп тора. Игенчелек, сөт җитештерү буенча Тукай районының күрсәткечләре югары. Заманча техника, технологияләр кулланыла, кул хезмәте бетүгә бара. Мин боларны күреп сөенәм.
Авылларыбызның төзеклеген күреп тә куанам. Мин администрациядә эшләгән вакытта «Кече авыл бәйрәме» дигән чара оештырыла иде. Перспективасыз саналучы авылларга чыгып халык белән очрашу инде ул. Кешеләрнең гозерләрен үтәү өчен социаль хезмәткәр, медик, пенсия фонды белгече, хакимияттән белгечләр чакыра идек. Ул елларда Яңа Мусабай, Олы Шилнә, Иске Гәрдәле, Әҗмәкәй, Югары Байлар, Суровка, Ильбухтино, Кырныш бетә торган авыллар исәбендә иде. Ә хәзер алар чәчәк ата, үзләре һәркайсы район үзәге булырлык! Минем күз алдында зур үсеш алды Тукай районы. Республикада тоткан урыны, дәрәҗәсе һәркайсыбыз горурланырлык. Халыкның уңганлыгы, тырышлыгы, матур итеп яшәргә омтылуы турында сөйли бу үзгәрешләр.
Шушы районның алдынгы фикерле кешеләре минем хезмәттәшләрем булдылар. Аңлашып, бердәм булып эшләгән елларым минем өчен бик кадерле. Ихлас әйтәм: Тукай районы минем туган ягыма әверелде.
Фәридә Әгъләҗева, Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы.
– Мусабай Завод авылында туып-үстем һәм гомеремне тулысынча Тукай районы белән бәйләдем. Икътисадчы белгечлегенә ия булдым һәм 32 ел буе район пенсия фондында эшләдем. Без район пенсия фондының нигезен төзедек. Авыл саен йөреп һәр кешенең иминият таныклыгын һәм шәхси учетын булдырдык. Халык яхшы пенсия алсын өчен даими рәвештә колхоз рәисләреннән, оешма-предприятие җитәкчеләреннән пенсия фондына хезмәткәрләре өчен взнос күчереп баруларын таләп иттек. Менә шул таләпне үтәгән җитәкчеләр кул астында эшләгән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүгенге көндә яхшы гына пенсия алалар. Пенсия фонды башлыгы буларак хәзерге вакытта эшләүче хезмәткәрләргә төпле нигез калдыруыма, гомер буе Тукай халкына хезмәт итүемә сөенәм.
Районыбызга Тукай исеме бирелгән көн бүгенгедәй хәтеремдә. Бу турыда әнием кайтып әйтте. Габдулла Тукайның кем икәнлеген белә идем, тәрбиячеләр безгә «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләрен сөйлиләр иде. Районыбызда беренче балалар бакчасы бездә ачылган иде, ә хәзер һәр авыл җирлегендә гөрләп эшләп торалар. 45 ел эчендә районыбызда уңай үзгәрешләр бик күп булды: социаль объектлар ремонтланды, яңалары төзелде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен соңгы елларда гына да спорт мәйданчыклары булдырылды. Бөтен халык яратып йөри торган чаңгы трассасы салынды, спорт комплексы төзелде. Ирешелгән уңышларның иң сөенечлесе авылларны газлаштыру дип әйтсәм һич арттыру булмас. Бу эш бүгенге көндә дә дәвам итә. Шәхси йортларга су кертелде. Яшәү шартлары, уңайлыклар буенча авыл белән шәһәр арасында аерма калмады. Берара авылларда эш калмагач халык шәһәргә агылды. Ә хәзер шәһәр кешесе авылларда шәхси йортлар салырга тырыша. Районыбыз Тукай исемен җисеменә туры китерергә тырышып яши. Менә шунысы өчен тагын бер сөенәм. Үз җиребезнең кадерен белеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшик.
Гөлфия Мәхмүтова, «Ана даны» медале иясе, хезмәт ветераны, Боерган авылы:
– Мин сигезенче сыйныфны тәмамлагач, үзебезнең Боерганда почтальон булып эшли башладым. Ул вакытта бөтен якын-тирә авылларга Күзкәйдә бер почта бүлеге иде, көн саен ун чакрымнан җәяүләп газета-журнал, хат, посылкалар ташыдым. Күзкәйнең почта бүлеге башлыгы, мине эшкә алучы Хатыйп Шәфыйковны олы рәхмәт хисләре белән искә алам. Бүген кызым Гүзәлия минем эшемне дәвам итә – Боерган почта бүлекчәсен җитәкли.
1973 елда, Чебенле авылына кияүгә чыкканнан соң, почта эшеннән китеп, фермага сыер саварга урнаштым. Ирем Фоат шофер булып эшләде. Икебез дә гомеребез буе туган җиребезгә хезмәт иттек һәм шуның белән бәхетле без. Биш бала – өч кыз, ике ул тәрбияләп үстердек, башлы-күзле иттек. Һәр туган иртәгә куанып яшибез. Газета-журналларны укып, республика, район хәбәрләрен белеп торабыз. Безгә һәр мәгълүмат кызыклы. Авылдашларыбызның булганлыгын күреп сокланабыз. Эшмәкәр Арслановларны гына алыйк: яңа пешкән икмәк эшләнмәләре белән күпме кешене сөендерәләр. Бертуганнар Әбүзәр, Әнвәр, Гөлсинә, Айрат Боерганда халыкка сәүдә хезмәте күрсәтәләр. Рәсимә Әхмәтҗанова кибетләр тота, Илназ Галиев теш дәвалау кабинеты ачты.
Авылдагы уңай үзгәрешләрне күреп тә сөенәбез. Йортлар төзек, юллар салына, урамнарыбыз якты. Авыл яши, без моңа бик шатланабыз.
Заhидә Нәбиуллина, ветеран журналист, атказанган мәдәният хезмәткәре, Күзкәй авылы:
– 1976 елга кадәр Чаллы районы авыл хуҗалыгы зонасы дип йөртелде дә, аннары Тукай районы исемен бирделәр. Әлбәттә, бу исемнән риза булмаучылар да бар иде. Ә 1 августта район газетасы «Якты юл» чыга башлады. Бу Кама аръягында саф татар телендә чыгучы бердәнбер басма иде. Биредә без Хәниф Хөснуллин, Гамир Гайфетдинов кебек язучылар белән эшне башладык. Ул вакытта безнең редакция биш катлы йортның беренче этажында урнашкан иде. Шәhәрнең «Коммунизм байрагы» газетасы бетерелде дә, ул шәhәргә күчте. Ә без күмәк коллектив белән «Якты юл»га килдек. Шундый күтәренке күңел белән, шулкадәр ашкынып, бәйрәмгә килгән кебек эшләдек... Менә узган гомер, районга да, «Якты юл» газетасына да 45 ел тулды! Бу вакыт эчендә җитәкчеләр дә үзгәрде, район да...
Булган кыенлыклар барысы да хәл ителә, башкарган эшләр күзгә күренә. Районыбыз үзгәрә, социаль-икътисадый тормышы яхшыра. Менә «Күңел» радиосында «Тукай авазы» тапшыруы барлыкка килгән. Бу бит үзе олы вакыйга!
Илмир һәм Илнур Габидуллинар, җырчылар, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык тракторчылары:
– Район яшәеше белән кызыксынабыз, бигрәк тә яшьләр өлкәсе кызыксындыра. Бүген районда яшьләр өчен бар мөмкинлекләр тудырылган, күп төрле спорт секцияләре эшли, спорт комплекслары сафка басты, чаңгы трассасы, йөзү бассейны төзелде. Районның тарихы элек тә бай булган, киләчәк буын өчен дә горурланып сөйләрлек вакыйгалар кала. Без үзебез мәдәният тармагында да, авыл хуҗалыгында да эшлибез. Район бәйрәмнәрендә чыгышлар ясыйбыз, авыллар буенча концертлар куябыз. Җитәкчеләр мәдәният хезмәткәрләренә булыша, сәхнә җиһазлары булсынмы ул, башка кирәкле әйберләрме – ярдәм кулын һәрвакыт сузалар.
Без Иске Абдул авылында яшибез, икебез дә авыл тормышын сайладык. Районда иң алдынгыларның берсе булган Сәйдәшев хуҗалыгында эшләвебез белән дә горурланабыз. Бездә хезмәткәрләргә мөнәсәбәт нык яхшы, яңа техника белән тәэмин итеп торалар. Хезмәткәрләргә генә түгел, авыл халкына да нык ярдәмле безнең хуҗалык. Элеккеге колхозны саклап калып, бүген тагын да үстергән җитәкчеләргә рәхмәтле без. Авылдашларыбыз шундый җирлектә яшәүләре белән горурлана. Моңа ничек сөенмисең! Авылда каласы, эшлисе килеп кенә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев