Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әбиләр һәм оныклар

Мәчетебездә күңелле очрашу булды. Анда әбиләр белән белән бергәләп аларның оныклары да килде. Шуңа күрә кичәнең исемен дә «Әбиләр һәм оныклар» дип атадык. 

Бу чараның максаты нәсел чылбырының дәвамлылыгын күрсәтү, әбиләрдән башка әниләр, әниләрдән башка оныклар булмавын ассызыклау иде. Шулай ук әлеге очрашу аша сабый бала күңеленә гаилә төшенчәсен салырга, әнисе, әбисе белән горурлану хисе булдырырга, иң якын кешеләренең яратуын күрергә өйрәтергә тырыштык.
Оныклар кичәдә әбиләре белән таныштырдылар, әниләре, әбиләре турында шигырьләр сөйләделәр. Чара барышында Корьәннән сүрәләр укылды, дини темага табышмаклар әйтелде. Сабыйларыбыз бик теләп бәйгеләрдә дә катнаштылар. «Әни – кыз», «Әби – онык», «Әби – әни – онык» бәйгеләре уздырылды. Аннары балаларыбыз намаз уку тәртибен күрсәттеләр. Башкарган эшләрдән Аллаһы Тәгалә риза булсын. Кичәдә катнашучыларның иң өлкәненә – Мөстәбширә әбигә 84 яшь иде. Ул бирегә оныгының балалары белән килгән. Шулай ук Җәмилә әби дә оныгының кызын алып килгән иде. Ә иң кечкенә сабыйларга әле өч яшь тә юк иде.
Үзләре турында оныкларының матур итеп сөйләве, җылы сүзләре өлкәннәрнең күңеленә май булып ятты. Кемнеңдер әбисе коймакны бик матур итеп пешерә икән. Кемдер телеңне йотарлык чәкчәк ясый, кайсыдыр каймаклы бәлеш пешерә. Кемнеңдер әбисе Корьән укый, биш вакыт намазын калдырмый. Соңрак балаларның күзләрендәге очкын әбиләренә дә күчте. Алар яшәреп, рухланып киткәндәй булдылар, үзләренең кирәклекләрен тоеп яшәүнең никадәр мөһимлеген һәм никадәр күңелле булуын яшермәделәр. Кичәгә Яңа поселогыннан Рауза абыстай белән Гөлнур апа килгән иде. Җылы бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. «Мондый очрашулар дәвамлы булса иде», – дигән теләкләрен белдерделәр катнашучылар. «Ислам дине пакълеккә, чисталыкка өйрәтә. Аллаһны танып, Аның әйткәннәрен үтәп яшәүчеләр җан тынычлыгында гомер кичерәләр», – дип ассызыкладылар әбиләребез.
Иман йортына яшьләрнең дә йөрүе ямь өстенә ямь бирә. Мөгаллимәләр андыйларның тагы да артуын телиләр.

Ландыш ФӘЙЗЕЛХАКОВА.
Сосновый Бор поселогы.

Фотолар Ландыш Фәйзелхаковадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев