Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әбиләр дә башны әйләндерә икән... 

«Йолдызлы чәкчәк» концертында халык артисты Рөстәм Закировның җыр сүзләрен кинәт онытуы укучыларыбызда күп төрле сораулар тудырды. «Ни өчен гомере буе башкарган җыр сүзләрен онытты икән?» дигән сорау борчыды аларны. Без, аңлатма бирүен үтенеп, Рөстәм Закировның үзенә мөрәҗәгать иттек һәм менә шундый җавап алдык.

«Бик матур бәйрәм оештыргансыз. Күпме концертта булып, әле мондый рәхәт мохиттә үткән чараны күргәнем юк иде. Ниһаять, без Тукай районының да кайда икәнлеген белдек, район башлыгы Фаил Камаев белән таныштык. Тукайлыларның дус-тату, оешкан халык булуы, җыр-моңга гашыйклыгы, үзләренең дә җырлап-биеп яшәве сокландырды. Ә Иске Гәрдәледән 84 яшьлек чәкчәк пешерүче Гөлүсә апаның җор телле, киң күңелле булуы, шушы яшендә дә кызлар кебек биеп торуы шаккатырды. Сәхнә артында Гөлүсә апа белән рәхәтләнеп туйганчы сөйләштек. Бу кадәр көлүем, шушы яшьтә дә тормышның тәмен татып яшәүче Гөлүсә апага карап, сөенүем хәерлегә генә булсын инде берүк дигән идем дә бит... Менә шушы эмоцияләрнең барысы да җыр сүзләрен кинәт онытуга китерде. Әбиләр дә минем башны әйләндерә ала икән (көлә). Юлдан килеп, репетиция ясап, кабатлап та карадым, югыйсә. Соңгы тапкыр «Күзләреңә бер карыймчы...» җырын «Кайнар хит»та ноябрьдә башкарган идем. Бер концертта 15 җыр җырлап та ялгышканым юк иде әле. Шушы чәкчәк осталары, хөрмәтле Гөлүсә апа хакына булса да, тамашачым мине гафу итәр дип уйлыйм. 
Ә «Йолдызлы чәкчәк»нең дәвамлы булуын телим. Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, гади халыкны дөньяга таныту, аның хезмәтен хөрмәтләү, яшьләргә матур үрнәк күрсәтү – әлеге бәйрәмнең төп асылы. Киләсе елда да очрашырга Ходай насыйп итсен».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев