Әбиләр белән бәбиләр янәшә
Россиядә картлар йортлары белән балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне бер түбә астында яшәтергә кирәк, дигән тәкъдимнәр белән чыгучылар булган.
Америкада картлар йортында яшәүче әби-бабайларның балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән аралашуы күркәм гадәткә әйләнгән. Ул проектны ил халкы соңгы дистә елда иң уңышлысы дип атаган.
Балалар атнаның берничә көнендә өлкәннәр янына килеп йөри. Аның өчен алдан җырларга, биергә, шигырь сөйләргә дә әзерләнмиләр. Шалкан яки чөгендер булып та киенмиләр. Киресенчә, рәсем ясарга, дәфтәргә бизәк төшерергә, җырларга, табын корырга бергәләп өйрәнәләр. Ул очрашулар картларның бер төрле төсмер алган тормышына яңа, якты нур өсти. Үзләрен кирәкле итеп хис итәләр, балалар белән күрешү аларга шатлык китерә, яшәргә стимул бирә. Сабыйларга да рәхәт: бакча хезмәткәрләре бәләкәчләрне күбесенчә китапта язылганнардан чыгып тәрбияләсә, әби-бабай исә күңел кушканча, авырсынмыйча, йөрәк җылысын кызганмыйча гамәл кыла. Малайларны, кызларны яннарына утыртып, аларның башларыннан сыйпап, әкият китаплары укыйлар, уеннар уйныйлар. Шул арада сабыйлар үзләре белән булган хәлләрне сөйли һәм өлкәннәргә сорау яудыра. Ә картлар истәлекләре белән уртаклаша. Балалар, икмәк өстенә акмай ягып, аны өлкәннәргә бирә һәм бергәләп чәй эчәләр. Бу да – тәрбия чарасы. Иң мөһиме, аны балаларның ата-аналары да аңлый һәм каршы килми.
Россиядә картлар йортлары белән балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне бер түбә астында яшәтергә кирәк, дигән тәкъдимнәр белән чыгучылар булды. Тик ул идеяне хуплаучылар да, кире кагучылар да бар. “Балаларның холык-фигыле, тормышка карашы төрле булган кебек, әби-бабайларны да могҗиза тудыручы әкият геройлары итеп кабул итәргә ярамый. Аның азагы яхшы булсын өчен, ике якны да алдан әзерләргә кирәк”, – ди хәйрия фонды җитәкчесе Елена Цеплик.
"Тәҗрибә уртаклашу өчен бер елны Финляндия, Дания, Швециягә алып барганнар иде. Анда балалар бакчасы, мәктәп, картлар йорты янәшә урнашкан, – дип фикерләре белән уртаклашты озак еллар Минзәләдәге картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры вазифасын башкарган Илсөя Хәбибуллина. – Алар арасында бик тыгыз элемтә урнаштырылган. Балалар әбиләр янына бара, өлкәннәрне дә бакчага, мәктәпкә кунакка чакыралар. Анда өлкәннәрне, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне карарга өйрәтүче махсус уку йортлары да бар. Картларны да шуңа әзерлиләр. Ул илләрдә өлкәннәргә булган мөнәсәбәт бик ошады. Үзебезгә кайткач, төрле очрашуларны ешрак үткәрә башладык. Районда яшәүче олы кешеләрне кунакка чакыра идек, алар арасында да ялгызлар шактый. Башта чакыруны кабул итмичә, уңайсызланып кына килделәр. Аннары ошап китте, кайчан чакырасыз, дия башладылар. Интернаттагы карт-карчыкларны өйләренә кунакка дәшәләр иде, гаилә коручылар да булды. Бакча балалары, укучылар чыгыш ясаганда, өлкәннәребезнең күзләре һәрчак яшь белән тула. Бервакыт, ник елыйсыз, дип сорадым. Яшьлеккә, балачакка кайтып килдек, безнең дә андый чаклар булды бит, аларга карап тору да күңелле", - диделәр.
Илсөя ханым әйтүенчә, дәүләт тарафыннан махсус проектлар кабул ителмәсә дә, картлар йортларында төрле чаралар үткәреп була, аны беркем дә тыймый. Тик кайбер мәктәп җитәкчеләре, төрле сәбәпләр табып, моңа үзләре каршы чыга. Ник килмисез, дигәч, бер җитәкче ул йортларда тәрбияләнүчеләрнең исен өнәп бетермәвен әйткән. Аңа олы кешенең француз хушбуе сибенеп йөрмәвен аңлатырга туры килгән. “Ә картлык һәркемгә дә килә, тик ничек киләсен генә алдан беркем дә әйтә алмый”, – ди Илсөя Хәбибуллина.
"Картлар йортларындагы әбиләр белән балалар йортларындагы сабыйларны аралаштыру – әйбәт нәрсә дип уйлыйм, – ди картлар йортында эшләү тәҗрибәсе булган психолог Ләйсән Сафиуллина. – Ләкин бина корпусларын, бүлмәләрне аерым корырга кирәк. Олы кеше тынычка ияләнгән, кәефләре дә гел үзгәреп тора, авырып та алалар, урын өстендә ятучылар да бар. Ә балаларга шау-шу кирәк, йөгерергә, чабарга яраталар. Хәзер дә балалар картлар йортларында концертлар куеп китә. Ул очрашуларны картлар зарыгып көтеп ала. Матур күлмәкләрен киеп, кунак каршы алырга әзерләнеп торалар, балаларны бик яраталар. Тик, әйткәнемчә, һәр әйбернең уңай ягы да, тискәре ягы да була".
Әлеге проектны Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина да хуплавын әйтә. “Шундый фикер белән моннан егерме ел элек үк чыккан идем, – ди ул. – Район җирләрендә бер якта – кирәкмәгән аналар, икенче якта – гаиләсеннән арткан балалар. Шуларны берләштерәсе иде. Бер як җан җылысын өләшсә, икенчесе аларны карарга өйрәнәчәк. Фикерләрне күтәреп алучылар булса да, ул эш дәүләт тарафыннан махсус программа булып кереп китә алмады”. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Людмила Чернова фикеренчә, бездә ике арада күпер ролен волонтерлар үти алыр иде. Быел – Волонтерлар елы, нинди яхшы башлангыч белән чыксалар да яклау табачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев