Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләнлеләр: иң ышанган кандидатка тавыш бирдек

Биклән авылындагы 2631нче сайлау округында барысы 1231 кеше теркәлгән. Монда бикләнлеләр һәм Бакчасарай, Кызыл Юл авылларында яшәүчеләр тавыш бирә. Комиссияләр, белгәнебезчә, 9 сентябрьдән үк үз ишекләрен ачкан иде. Комиссия рәисе Андрей Бубенконың әйтүенчә, Биклән җирлеге халкы 11, 12 сентябрь көннәрендә аерата актив тавыш биргән. Сайлаучыларның яртысы нәкъ менә шушы көннәрдә участокка килгән.

Бикләнлеләр, Президент сайлауларыннан кала, 10 округ буенча җирле депутатлар өчен дә үз тавышларын бирәләр.

13 сентябрьдә исә халык участокка иртәнге сәгать 8дән үк килә башлады. Кәефләре яхшы, аларны урамнан ук матур җырлар каршы ала. Быелгы тавыш бирү кампанияләре, коронавирус пандемиясен исәпкә алып, саклану чараларынна башка үткәрелми. Бикләндә дә һәр кешенең тән температурасын үлчәделәр, битлек һәм ручкалар бирделәр.

Гөлия Вәгыйзова мәктәптә озак еллар балаларга белем бирә. «Бер сайлауны да калдырганым юк. Начар яшәмибез бит – ничек инде сайлауга бармыйсың? Без укытучыларга да игътибар бар. Әле менә класс җитәкчеләренә өстәмә 5 мең сум түләргә вәгъдә итәләр. Бик яхшы. Киләчәктә дә гади халыкка игътибар кимемәс, республикабыз тагын да үсәр дип ышанам. Аерата өлкәннәрне социаль яклау чаралары саклансын, бүгенге шартларда алар тагын өстәлсә дә яхшы булыр иде. Ә җирле депутатларга килгәндә, барысы да үз авылыбыз кешеләре. Мин иң ышанганына үз тавышымны бирдем», – ди ул.

Мөнирә Салихова Бикләндә әле биш кенә ел яши. Лаеклы ялга чыккач монда кайтып төпләнгәненә бик сөенә. Аллага шөкер, яшәр өчен барлык уңай шартлар бар. Хәл итәсе мәсьәләләр чиратлап чишелә. Һәр өлкән кеше кебек, ул балаларының, яшь буынның яхшы тормышта яшәвен тели. Безгә исә иң мөһиме – сәламәтлек, хөкүмәт ул яктан кайгыртуны киметмәсен, пенсияләребезне биреп торсыннар иде, ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев