Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгеннән Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә

Ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде.

8 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар Татарстан Республикасында агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) 8 августка кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.

Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.

Шул рәвешле, 8 августта ястү намазы вакыты соңрак (календарьдә Казан өчен бу вакыт 22:06 дип билгеләнгән), ә 9 августта иртәнге намаз вакыты иртәрәк керә (календарьдә Казан өчен бу вакыт 00:14 дип билгеләнгән).

Реклама

Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешкә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз, диелә әлеге хәбәрдә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев