Якты юл
  • Рус Тат
  • Бүген Владимир Путин Россия халкына мөрәҗәгать белән чыгыш ясый

    Чыгыш 15:00 сәгатьтән соң булыр дип көтелә, ул Covid-19 белән көрәш һәм Россия икътисадының хәзерге хәленә багышланачак.

    Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

    «Телемөрәҗәгать бүгенге вазгыять, коронавируска каршы көрәшнең беренчел нәтиҗәләре, икътисадтагы эшләр торышы, перспективалар һәм сезнең белән безнең турында булачак», — диде Песков.

    Президентның матбугат сәркатибе телемөрәҗәгать 15:00 сәгатьтән соң көтелә, диде. 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: