Безнең спортчылар җиңү яулап кайттылар
20-23 март көннәрендә Ульяновскта «Фулл-контакт» һәм «К1» дисциплиналарында кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Безнең районнан тренер Илдар Исмәгыйлев җитәкчелегендә 4 спортчы чыгыш ясады.
Балалар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
1 урын – Елесенков Александр 🏆
5 урын – Денис Сорокин
8 урын – Ринас Абдуллин
9 урын – Булат Хафизов
Чемпионнарыбызны һәм аларның остазын матур чыгышлары белән котлыйбыз! Сезнең белән горурланабыз һәм яңа җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев