Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең өчен һәркайсы кадерле

Бетьки авылында бер елдан артык “Барысы да безнекеләр өчен” исемле волонтер төркеме эшли. Ул үз башлангычын үткән елның җәендә алган. Волонтерларның хезмәте, башкарылган эш хакында безгә Виктория Богомолова сөйләде.

– Төркемнең нигезендә Бәтке авылында гомер итүче Александр Конюхов тора. Ул иң элек махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче танышларына ярдәм итәргә теләгән. Аннары шәхси кызыксынудан башланып киткән әлеге эш волонтерлыкка әверелде. Һәм шушы вакыт эчендә без хәрбиләргә 100 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрдек, – ди Виктория.

Аның сүзләренә караганда – йөкләр төрле. Бу азык-төлек, кием-салым, газ балоннары, генераторлар, төзелеш материаллары, эш кораллары, дронга каршы мылтык, коллиматорлар, төрле прицеллар һәм башкасы һәм башкасы. Махсус хәрби операция зонасына җибәрелүче әйберләрнең төрлелеген саный китсәң озын бер исемлек кирәк булыр иде.

Хәрбиләр өчен кирәк-яраклар - ны җыюда волонтерларга гади кешеләр дә, шәхси бизнесы булган иганәчеләр дә булыша. Волонтерларның телеграмм төркемендә 4000 кеше, ә ватсапта 1000гә якын кеше теркәлгән. Биредә алар волонтерларның бар эшен карапкүзәтеп, һәрнәрсәдән хәбәрдар булып тора.

“Барысы да безнекеләр өчен” төркемендә егермеләп кеше бар. Алар кирәк-яраклар җыю, сортировкалау, гуманитар йөкне тиешле урынга илтү белән шөгыльләнә.

– Без үзебезнең Тукай районы, Татарстаннан булган ир-егетләребезгә генә түгел, махсус операция зонасында булган бар кешегә дә ярдәм итәбез. Чөнки безнең өчен аларның һәркайсы кадерле. Безне тыныч тормышта яшәсен дип, алар әлеге вакытта көне-төне хезмәт итә, кырыс шартларда яши. Шуңа күрә безнең бурычыбыз аларга үзебезнең игътибарны, теләктәшлекне күрсәтү, – дип билгеләп үтә Виктория Богомолова.

Гуманитар йөк белән юлга чыгар алдыннан волонтерлар бу хакта беркемгә дә әйтмиләр икән. Бу саклык чарасы да, үзенә күрә бер ырым да. Әйберләрне илтеп, волонтерлар кире туган җиргә исән-сау аяк баскач кына, чираттагы йөкнең хәрбиләргә барып ирешүе турында хәбәр салына.

– Волонтерларыбызга махсус операция зонасының төрле почмакларында булырга туры килә. Беренче линиягә, куркынычлы урыннарга барганнары да бар. Һәм каяда гына булсалар да, солдат егетләребез аларны бик сөенеп каршы ала. Күп хәрбиләр белән даими аралашып, дуслашып та беттек инде. Безнең эшебез алга таба да дәвам итәчәк дип, күпләргә ярдәм итү максаты белән яшибез. Шуның белән көн дә янабыз. Вакытын кызганмыйча, төрле яктан булышлык иткән яхшы күңелле кешеләргә, район халкына һәм башка битараф түгелләргә бары рәхмәт, – диде Виктория.

Без исә шундый кирәкле, хәрбиләребез өчен зур әһәмияткә ия булган эш белән шөгыльләнүче “Барысы да безнекеләр өчен” төркеме һәм башка районыбыз волнтерларына эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык, йөргән юлларының хәвеф-хәтәрсез булуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев