Безнең казлар – Мөслимдә
Мөслим районында узган «Каз өмәсе» Бөтенроссия фестивалендә Тукай районы делегациясе дә катнашты
Мөслим районында узган «Каз өмәсе» Бөтенроссия фестивалендә Тукай районы делегациясе дә катнашты. Аның составында булган Калмия авылыннан рәссам, оста чигүче, педагог Хәния Гәрәева белән сөйләштек. Хәния Гыйльметдин кызы бәйрәмгә буш кул белән бармады – «Ак калфак» хатынкызлар иҗтимагый оешмасының мактаулы йөкләмәсен үтәп, ике каз текте. Ә бу кошлар гадәти түгел, татар милли киемнәренә киндерелгән.
– Башта мин парны төрле стильләрдә киендерергә теләгән идем, бер кош милли костюмда, ә икенчесе заманча киемдә, үзенә күрә канатлы «стиляга» итеп. Бәйрәм кунакларының традицион киемнәр ягында чагыштыруларын, үз сайлауларын ясауларын теләдем, чөнки ул бизәкле, үзенең гадәти булмаганлыгы, яктылыгы, харизмасы белән карашны җәлеп итә. Соңрак, уйланып, казларның икесен дә татар милли киемнәренә киендерергә карар кылдым. Бер гүзәлгә күкрәк бизәге төшерелгән «изү» ле костюм тектем, икенчесе өчен бай «хәситә» лесен сайладым. Бер йомшак уенчыкның күлмәге караңгы тоннарда: алтын, охра, шоколад төсмерләрен кулланып эшләнгән, икенче кошның киеме ачык алсу төстә, хәтта кечкенә каз йомыркаларын салынган букчасына кадәр бар. Әлеге бирем миңа Бөгелмә шифаханәсенә барыр алдыннан гына килде. Ирем Филарет минем иҗат өчен материаллар тутырылган чемоданны күреп гаҗәпләнде. «Тагын эшкә барасыңмы? Кешечә ял итәр идең», – диде ул, мине озатып. Ике атна буш вакытымны мин бу каз парының образы өстендә эшләүгә багышладым. Ахыр чиктә үземнең композициямне «Бертуганнар» дип атарга карар кылдым.
Һәм иң кызыгы, алар төрле, бөтенләй бер берсенә охшамаган. Кешеләрдә дә шулай була бит, туганнары берберсеннән характерлары, тышкы кыяфәтләре белән аерыла. Чарага килгәндә исә, ул гадәттән тыш көчле тәэсир калдырды һәм авыл халкының хезмәт, тормыш сөючәнлеген, талантын, тирәюньдәге матурлыкны күрү һәм тукымага, кәгазьгә, башка материалларга чагылдырган бәйрәм үрнәге буларак хәтеремдә озак сакланыр. Фойеда оештырылган күргәзмәдә үз эшләренең осталары ясаган чыннан да үзенчәлекле үрнәкләр бар иде. Әлбәттә, беренче чиратта, минем игътибарымны чигү техникасында башкарылган эшләр җәлеп итте. Кечкенә кулъяулыклары да, зурзур ашъяулыклары да бар иде. Фестивальдә күп кенә хезмәттәшләремне, чигү осталарын очраттым. Күргәннәремнән бик канәгать калдым, әйтерсең лә мин хәзергесе түгел, ә моннан 100 еллар элек, һәр мичкә, һәр караватка, әлбәттә, тәрәзә һәм ишек уемнарына чигелгән әйберләр бизәлгән зур татар авылына килеп эләктем. Барлыгы бу күргәзмәдә минем 20дән артык эшем тәкъдим ителде.
Чара милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә, бәйрәмнәрне кайтаруга, шәхси хуҗалыкларда кош-корт санын арттыруга юнәлдерелгән. Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде. Фестивальне тантаналы ачуда Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, «Ак калфак» иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Кадрия Идрисова, БТК Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – ТР бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм башкалар катнашты. Биредә музыкаль-театральләштерелгән композиция тәкъдим ителде, мастер-класслар оештырылды. «Каз өмәсе» Бөтенроссия фестивален Мөслим районы территориясендә үткәрү дә юкка түгел. Чөнки Татарстанда иң күп казлар шушы районда тотыла.
Ел эчендә мин 6 тапкыр Мөслим районында булдым. Барлык сәфәрләрнең максаты – халыкка татар чигү традицияләрен саклау һәм арттыруның мөһимлеген җиткерү. Бер көндә Мөслим аудиториясе каршында берничә мастеркласс үткәрергә туры килде. Минем «укучыларым» арасында җирлек башлыклары да, мәдәният хезмәткәрләре дә, яшүсмерләр дә бар иде. Һәм бу сөенечле. Балалар бик тиз кабынып китүчән, аларны мавыктыру җиңел, үз куллары белән матурлык булдырырга өйрәнергә теләкләре зур, ә өлкәннәр, җитәкчеләр аларга бу эштә ярдәм итәргә, үсеш өчен мөмкинлекләр тудырырга тиеш, – дип сөйләде безнең газетага биргән интервьюсында Хәния Гәрәева.
Безнең белешмә: Хәния Гәрәева – Минзәлә районының Наратлы Кичү авылында туган, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул озак еллар Яр Чаллы шәһәренең 1 нче санлы балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате укыткан педагог. 1992 елдан халык чигүләре һәм рәсем сәнгате белән шөгыльләнә. Хәния Гыйльметдин кызы тамбур чигүенә өстенлек биреп, төрле техникада эшли. Ул Яр Чаллы рәсем галереясендә берничә шәхси күргәзмәсен оештырды, эшләре Тукай районының һәм республиканың күп кенә музейларын, Автоград театрларын һәм концерт залларын бизи. Республиканың төрле мәдәни чараларында катнашкан өчен аның бик күп грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар. 2024 елның октябрендә ул «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булды. Пенсиягә чыккач, гаиләсе белән иренең туган ягына, Калмия авылына кайта, анда үз вакытында укытучы сыйфатында педагогик эшчәнлек башлый. Ә ТАССРның 100 еллыгына Калмия мәдәният йортына хезмәттәшләре белән бергә 100 картина бүләк итте. Әбисе эзеннән оныгы Фәргать тә бара, быел ул мәктәпне тәмамлый. Аның хыялы – архитектор булу.
Ул Калмия авылында да «Каз өмәләре» үткәрү традициясе саклануы белән уртаклашты. Шушы көннәрдә каз өмәсен Зәмзәмия Җангәрәева оештырды. Эш вакытында хатынкызлар борынгы халык җырларын җырладылар, түшкәләрне чистарту эшен барлык халык йолаларын, кануннарын үтәп башкардылар, аннары барысы да бергәләп каз итеннән ясалган бәлеш белән сыйландылар. Традицияләрнең саклануы, буыннанбуынга күчүе куанычлы хәл. Аларның башлангычында исә безнең язмабыз герое сыман иҗатны, үз халкын һәм мәдәниятен чын күңелдән яратучы, риясыз, ярдәмчел һәм алтын куллы сөйкемле хатын кызлар тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев