Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең бадминтончыларның уңышлары

Районыбыз спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр «Әлмәт Опен» Бөтенроссия яшүсмерләр турнирыннан җиңү белән кайттылар.

2009 елда туган Роксана Пучинина ялгыз разрядта – II, 2006 елда туган Камилла Гатупова парлы разрядта III урынны яулады. Котлыйбыз!

Чиләбедә «Олимпиада өметләре» исемле бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр турниры узды. Безнең Роксана Пучинина ялгыз һәм катнаш разрядларда өченче урынны алды.

Актанышта “ТРның шәхси кубогы” чемпионатында бадминтон буенча сайлап алу турниры узды. "2008 ел һәм аннан өлкәнрәкләр” категориясендә I урынны Сабина Сафиуллина яулады, “2009 елда туган һәм аннан кечерәк” категориясендә Аделина Вахитова II урынны алды. Бадминтончыларыбыз уңышлары турында районыбыз спорт мәктәбе тренеры Валерий Фәйзуллин хәбәр итте.

/Валерий Фәйзуллин фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев